Намаздагы кешегә квас  эчәргә ярыймы?
Дин һәм тормыш

Намаздагы кешегә квас эчәргә ярыймы?

Хәзрәт сорауга ачыклык кертте.

“Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин намаз укый торган кешеләргә квас яки кефир эчәргә ярыймы икәнен аңлаткан.

Хәзрәт кефирны һәм квасны аерым карарга кирәк булуын әйтә.

«Кефир ул аерым, квас аерым. Кваста градус булмаса, аны эчү рөхсәт ителә. Градуслы булса, ярамас. Кефирны кайсы вакытта эчсәк тә рөхсәт ителә», – ди хәзрәт.

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин һәм тормыш

Нет комментариев