Өшкерүче Нуретдин хәзрәттән – шифалы дога  
Дин һәм тормыш

Өшкерүче Нуретдин хәзрәттән – шифалы дога  

Хәзрәт соңгы араларда аеруча киң таралган чиркангыч күренеш – бозым һәм сихердән саклану һәм давалану ысуллары хакында сөйләде.

Чаллыда яшәп, кешеләрне догалар белән дәвалаучы Нуретдин ага “Шәһри Чаллы” газетасына интервью бирде. Хәзрәт соңгы араларда аеруча киң таралган чиркангыч күренеш – бозым һәм сихердән саклану һәм давалану ысуллары хакында сөйләде. Бу хакта тулы язма газетабызның 8 июль санында дөнья күрәчәк. Әлегә исә игътибарыгызга төрле начарлыклардан саклану өчен Нуретдин ага киңәш иткән дога текстын тәкъдим итәбез. “Аны көн саен кабатлап йөрсәгез файдасын күрерсез”, - ди хәзрәт.

Юныс Пәйгамбәр догасы:
Лә иләһә иллә әнтә субхәнәкә инни күнтү миназзалимин!

Мәгънәсе: Синнән башка илаһ юк. Син һәр кимчелектән пакъсың, һичшиксез, мин үземә золым иттем, залимнәрдән булдым. («Әнбия» сүрәсе, аять  87.)

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ислам дин

Нет комментариев