Ураза алды аен ничек үткәрергә кирәк?
Дин һәм тормыш

Ураза алды аен ничек үткәрергә кирәк?

Рәсүлүллаһ галәйһиссәлам: «Кем дә булса шәгъбән аенда бер көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аның җәсәден җәһәннәмгә хәрам кылыр», – дигән.

21 февраль көнне барча мөселманнар шәгъбән аена аяк басты. Ул 23 мартка кадәр дәвам итә.

Шәгъбән – пәйгамбәребез галәйһиссәлам ае була. Шул сәбәптән мөмкин кадәр күбрәк салаватлар әйтү, истигъфар кылу, гөнаһларны кичерүне сорау,  «әл-Ихлас» сүрәсен уку тәкъдим ителә. Шулай ук тәһәҗҗүд һәм тәсбих намазларын да торгызу бик мөһим.

Бу айның үзенчәлекләре: 

 — Кылган игелекле эшләрнең савабы артыр.  

— Элек кылган гөнаһлардан аерым тәүбә кылырга кирәк.  

— Киләсе елда үләчәк кешеләрнең исемнәре тереләр дәфтәреннән үлеләр дәфтәренә күчерелер.  

— Бу айның уртасында Бәраәт кичәсе булыр. Көндезен ураза тотып, кичәсен уяу хәлдә үткәрү кирәк.  

— Бу айның ахыргы дүшәмбесен уразада уздыру гөнаһларның кичерелүенә сәбәп булыр.  

— Бу айда биреләчәк зәкәтләрне ияләренә тапшыру тотылачак рамазан-шәриф уразасына көч-куәт бирәчәк.  

* Хәдис-шәрифтә: «Рамазан аеның уразасы өчен шәгъбәндә ураза тотып, тәннәрегезне чистартыгыз», – диелә. Рәсүлүллаһ галәйһиссәлам: «Кем дә булса шәгъбән аенда бер көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аның җәсәден җәһәннәмгә хәрам кылыр. Аллаһы Тәгалә аңа Әюб һәм Дауд галәйһимүсәламнәрнең савапларын бирер», – дигән. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин ислам изге ай

Нет комментариев