Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шәүвәл аендагы 6 көнлек ураза 1 еллыкка тиң

«Утыз Имәни» мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Шәйхинуров әлеге уразаны тоту тәртибенә ачыклык кертте.

Һиҗри календарь буенча Рамазан ае тәмамлану белән шәүвәл ае башлана. Мәгълүм булганча, шәүвәл аеның башка көннәрендә уразага тоту бик саваплы санала. 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Бу Рамазан уразасыннан соң шәүвәл аенда алты көн ураза тотучыга тулы ел дәвамында ураза тоткан кебек савап булыр, чөнки безнең шәригатебездә бер изгелеккә ун өлеш саваптан ким булмас", - дип әйткән.

Шәүвәл уразасын 6 көн рәттән тоту мәҗбүри түгел! Һәркем үзе хәл итә: рәттән тотарга да, көн аралаш тотарга да мөмкин. Иң мөһиме шушы ай дәвамында тотып бетерергә”, - дип белдерде безгә "Утыз Имәни" мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Шәйхинуров. 

Шәүвәл ае уразасы нияте һәм догасы түбәндәгечә:

Сәхәр ашап бетергәч, нәфел уразага ният кылына.

Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә нәфилә фи шәһри шәүвәл минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».

Татарча: «Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Шәүвәл аеның уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр»

Авыз ачканнан соң

Гарәпчә: «Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү».

Татарча: «Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә нәфел ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев