Сәхәр ашамасаң ураза кабул буламы?
Дин һәм тормыш

Сәхәр ашамасаң ураза кабул буламы?

«Җәмигъ» мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җавабы.

"Ярый, ул фарыз-мәҗбүри түгел. Әгәр кешенең бөтенләй ашыйсы килми икән, ул вакытта кеше ризык җыймаса да, ураза тотарга дип ният кыла икән, иншалла кабул булыр. Әмма пәйгамбәребезнең сөннәтен үтим һәм сәхәрдән булсын дип, бер генә йотым су кабып куйса да, бу кеше өчен зур нигъмәт-бәрәкәт була", - ди хәзрәт.

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин ислам изге ай

Нет комментариев