Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бүген - Бәраәт кичәсе

Бу кичтә кешеләрнең бер еллык гамәлләренә нәтиҗә ясалып, шул гамәлләр ахирәт «архивына» тапшырылыр.

Быел әлеге изге кичә шәгъбан аеның 14 нче көненнән 15 нче көнгә каршы кичендә була (24 февральдан кояш баегач 25енә каршы кич). Бу кичтә һәм көндә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт вә мәгърифәте җир йөзенә таралыр. Ислам галимнәре раслаганча, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә Бәраәт кичәседер. 

Бу төндә кешеләрнең бер еллык гамәлләренә нәтиҗә ясалып, шул гамәлләр ахирәт «архивына» тапшырылыр. Кем дә кем бу кичтә тәүбә-истигъфарлар кылып кылган гөнаһлары өчен гафу үтенсә, ин шә Аллаһ, шул узган елда кылынган гөнаһлары кешенең гамәл дәфтәреннән сызылыр. Шулай ук бу кичне алдагы бер елда бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкларның ризыклары, байлык вә ярлылык хәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, туачак һәм вафат булачак кешеләр билгеләнер. 

Бәраәт кичәсендә намаз уку, дога кылу, әрвахлар өчен Коръән уку киңәш ителә.

Бәраәт кичәсенең әһәмиятен аңлата торган Пәйгамбәребезнең, башка бер хәдисендә болай диелә: «Шәгъбан аеның 15 нче кичен (Бәраәт кичәсен) гыйбадәт белән уздырыгыз. Көндез ураза тотыгыз, чөнки ул кичне Аллаһы Тәгалә кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар вә шулай боерыр: «Юкмы гафу сораучы аны гафу итәм. Юкмы ризык сораучы аны ризыкландырам. Юкмы кайгылы вә авыру кеше шифасын бирәм. Моннан башка нинди теләкләр булса, сорасыннар бирермен, дияр вә бу хәл кояш чыкканчы дәвам итәр», дип әйтелгән.

Пәйгамбәребез әйткәнчә, Бәраәт кичәсе догалар вә теләкләр кабул була торган бер кич. Бу мөбарәк кичне үзебез, гаиләбез, балаларыбыз, милләтебез вә бөтен мөэмин кардәшләребез өчен дога кылып, Аллаһтан дөнья вә ахирәт бәхете сорарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев