Тукай районында тагын өч мәчет төзелә
Дин һәм тормыш

Тукай районында тагын өч мәчет төзелә

Бу хакта районның имам-мөхтәсибе хәбәр итте.

Тукай районына эш визиты белән ТР Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Аңа район имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов өч мәчет төзелүен әйтте.

– Суровкада мәчет төзелеп бетә. Аны быел ачарга планлаштырабыз. Бахчасарай һәм Шилнәбәш авылларында мәчетләр төзелә, – диде ул. 

Районда берүк вакытта башка дини учреждениеләр дә эшләр дәвам итә.  Мәсәлән, Иске Ерыклыда Коръән хафизлар әзерләү үзәге, Түбән Суыксу рухи-агарту комплексы төзелә.
Быел Ташкичү һәм Яңа Сарайлы авылларында заманча ифтарханәләр ачылды. 
Дини курслар үсештә: аларда 800гә якын кеше (шул исәптән 220 бала) укый. Аларга 90 мөгаллим дәресләр бирә. 
Фото Тукай районы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин һәм тормыш Инсаф Сәүбәнов Камил Сәмигуллин мәчетләр

Нет комментариев