Урамда акча тапсаң нишләргә? Аны үзеңә калдырырга ярыймы?
Дин һәм тормыш

Урамда акча тапсаң нишләргә? Аны үзеңә калдырырга ярыймы?

Әлеге сорауга Чаллы шәһәренең “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җавап бирде.

– Табылдык дигән әйберләр шәригатебездә “лүктә” дип атала. Әгәр дә аның бәясе 10 дирхамнан кимрәк икән ( 1 дирхам – 16 сум 35 тиен бүгенге курс буенча) аны өч көн дәвамында хуҗасын эзлисең, ягъни бөтен җиргә игълан бирәсең. Иясе табылмаса инде сәдака итеп таратасың. Бәясе 10 дирхамнан артыграк икән 1 ел дәвамында югарыда телгә алынганча гамәл кыласың. Гомумән, хәзер бит кешене эзләү җиңел — ватсап, төрле социаль челтәрләр бар. Акчаның хуҗасын табарга тырышырга кирәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ислам дин

Нет комментариев