Уразаны өчәр көнләп кенә тотарга ярыймы?
Дин һәм тормыш

Уразаны өчәр көнләп кенә тотарга ярыймы?

Җәмгыятьтә шундый фикер яши, уразаны башында, уртасында һәм ахырында өч көн тотучылар бар.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавабы:

– Аллаһның рәхмәте белән, мөфти хәзрәтебез бу сорауга һәрвакыт: «Дөрес, сез уразаны башында 10 көн, уртасында 10 көн һәм ахырында 10 көн тотыгыз», – ди. Аллаһ Тәгалә безне шулай яраткан: тәнебез ураза тота алмаячагын белми, без моны үзебез уйлап чыгарабыз. Үзебезгә шундый «өч кенә көн тотам» дигән ният куябыз. Әгәр дә кеше белә торып, сәламәтлеге яхшы булып, 3 кенә көн ураза тота икән, 3 көн өчен савабын ала, калган тотмаган көннәре өчен гөнаһ ала. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин ислам изге ай

Нет комментариев