Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Экспресс хәбәрләр

1нче октябрьдән онлайн-мәдрәсә эшли башлый

Аның аша дини белем үзләштереп булачак.

1нче октябрьдән Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы бушлай курслар башлана. Мәчетләре булмаган яисә мәчет каршындагы курслар оештырылмаган җирлекләрдә яшәүче татарларга яки вакыты кысынкы булган милләттәшләргә дини белемне алырга беренче татар онлайн-мәдрәсәсе ярдәм итәчәк. Ул medrese.tatar адресы буенча урнашкан белем бирү платформасында эшли. 

Мәдрәсәдә шулай ук iOS һәм Android базасындагы смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта аша да “кереп” укып булачак. “Татар мәдрәсәсе” дип исемләнгән мобиль кушымтаны кесә телефонына Play Маркет һәм App Store-да бушлай күчереп алырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам