Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Экспресс хәбәрләр

Бүгеннән Чаллы йортларына җылы бирә башладылар

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә торак йортларга җылы бирү буенча тәүлек буена эшләргә кирәклеген искәртте.

«Идарә итү компанияләре стояклардан һава чыгару эшен тиз арада башкарырга әзер. Өч көн эчендә фатирларда җылы булачак», – диде Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы белән идарә итү башлыгы Илдар Гайнуллин. 

26 сентябрьдә торак фондының 23-30%ына җылы бирелде. Мәдәният, мәгариф, спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 16 сентябрьдән бирле җылы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җылы бирү