Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Экспресс хәбәрләр

Чаллы мэры һәм депутатлар Кыш Бабай булачак

Шәһәр хакимиятендә “Теләкләр чыршысы” урнаштырылды.

Бу акция ел да Яңа ел алдыннан оештырыла. Максаты бер – балалар күңелен күрү. Бәйрәм бизәге, яшел чыршыга физик мөмкинлекләре чикле, аз керемле гаиләләрдә яшәүче һәм “Асылташ” приютында тәрбияләнүче балаларның теләкләре белән кәгазь шарлар эленгән. 

Бүген шәһәр депутатларының һәркайсы, шарны алып, бала теләген үтәргә сүз бирде. Балаларның берсе тимераяк, курчак өе сорап язса, икенчеләре балыкчы сумкасы, "акыллы" колонкалар турында хыяллана икән. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев та рәхәтләнеп Кыш бабай ролен үтәячәген белдерде. Ул чыршыга эленгән 3 хатны алып укыды. Өчесе дә малайлардан. Берсе смарт-сәгать, икенчесе планшет сораган. Ә өченче бала бүләккә музыкаль инструмент тели икән. "Балалар теләкләре һичшиксез үтәләчәк!" - дип белдерде мэр. 

Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте фотосы

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү