Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Экспресс хәбәрләр

«КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2023» раллиенда катнашудан баш тартты

Ярышлар 2022 елның 31 декабрендә башланып, 2023 елның 15 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Россиянең «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2023» раллиенда катнашу буенча рәсми мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

«Россия спортчыларының «Дакар» раллиенда катнашуы Халыкара автомобиль федерациясе (FIA) анкетасын имзалау ихтыяҗы белән бәйле, әлеге федерация Россия Украинада үткәрә торган махсус операцияне гаепләп чыга. Безнең фикеребезчә, бу документның эчтәлеге сәяси характерга ия, шулай ук спортчылар өчен тигез шартлар принцибын боза. Мондый документларны имзалау һәм шундый шартларда ярышларда катнашу мөмкин түгел дип саныйбыз.

Юлыбыз ачык – без һәрвакыт үз Ватаныбыз белән, бүгенге катлаулы хәлләрдә бигрәк тә», - диелә команданың матбугат хезмәте белдерүендә.

Шул рәвешле, «КАМАЗ-мастер» Согуд Гарәбстанында узачак «Дакар-2023» раллиенда катнашмый. Ярышлар 2022 елның 31 декабрендә башланып, 2023 елның 15 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Искәртеп узабыз: «КАМАЗ-мастер» пилотлары «Дакар»да барлыгы 19 мәртәбә җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт камаз-мастер