Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Иҗат

Яраларың белән яратырмын (8нче бүлек)

«Яратам», – диде үзе, үзе гел кул уйнатты.

Исенә төшсә, хәзер дә калтыранып куя. Юллар кисешми тормый, бер авылда яшәгәч. Аның үз гаиләсе, анда да шул ук хәл: тормыш гаугасыз бармый. Бүтәннәр "әти" дип өзелеп торсалар, Асиядә әтисенә карата куркудан башка берни юк иде. Җиде яшеннән бирле утын-печәнне әнисе белән икәү әзерлиләр".
Яраларың белән яратырмын
Яраларың белән яратырмын
"Яратам", – диде үзе, үзе гел кул уйнатты. Исенә төшсә, хәзер дә калтыранып куя. Юллар кисешми тормый, бер авылда яшәгәч. Аның үз гаиләсе, анда да шул ук хәл: тормыш гаугасыз бармый. Бүтәннәр "әти" дип өзелеп торсалар, Асиядә әтисенә карата куркудан башка берни юк иде. Җиде яшеннән бирле утын-печәнне әнисе белән икәү әзерлиләр".
Асия әнисен күзәтеп уйланып торган арада чәй дә кайнап чыкты, чәйнеккә мәтрүшкә белән һинд чәе, сөт салып җибәрде, әле генә җыелган җир җиләге дә салып, кружкаларга чәй ясап куйды.
– Әни, әйдә, чәй кайнады, – дип кычкырды-кычкырды да үзалдына елмаеп куйды. Әнисе әйләнеп килеп тә җитте.
– Быел печән куе, әйбәт үскән, рәхәтләнеп чабабыз, куе үләнне чабуы да күңелле шул. Кояш күтәрелгәнче әнә теге ачыклыкны чабыйк, аннан күләгәгә күчәрбез. Асия әнисенә карап елмаеп утыра бирде.
– Нәрсә, елмаеп утырасың? – диде әнисе, үзе дә елмаеп.
– Балачак иске төште, үзем дә әни бит инде, берни үзгәрмәгән кебек "әни, әни!" дип кычкырып утырам, – диде әнисе алдына чәй куеп.
– Үзгәрә шул, балам, үзгәрә, син дә, мин дә – бар да үзгәрә, тик шушы аланлык кына, шөкер, үзгәрми әлегә. Табигать мулдан бирә, балам, иренмичә җыеп ал гына. Син киткәнче яңгырлар гына яумый торсын иде. Эх, чәең тәмле булган, балам, син төшкелеккә аш та салып куй, әнә яшь сарык итен сал, акрын гына пешә торсын. Яратмыйм ач килеш эшләргә, – дип, әнисе чалгысын күтәреп ары очка китеп тә барды. Асия аның күрсәтмәләрен генә ишетеп калды: – Син, балам, аш сал да шушы тирәдәге үләннәрне генә чап, ашыңны да карарга кирәк. Мондый эштә, эссе булса да, ашамыйча ярамый, эшләргә көч кирәк. Менә шулай, үзен белә белгәннән бирле. Аш салып учак астына акрын гына кайнарлык итеп ут якты һәм ул да үз чалгысына тотынды. Якында гына агач араларын чапкалап алды, улына эре - эре җиләкләрне дә сабагы белән җыеп бәйләргә онытмады. Асия дә әнисе кебек киерелеп - киерелеп чабарга тырышты. Әллә ни озын да түгел иде кебек, бер пакус чыкканчы хәле бетте. "Әни кебек чабып булмый шул , аның чалгысы җырлап кына бара. Бүгенгә шулай авыррак булыр инде, иртәгә әле гәүдәсен дә җыя алмас, бер-ике көн шулай булыр, аннан күнегелә ул." И ул яңа чабылган, үзенә бер тансык та, әчкелтем дә, җанны тибрәткән үлән исе! Тырышып чаба торгач, төшке аш җиткәнне дә сизми калган, утка куйган ашын да оныткан. Әнисенең тавышын ишеткәч, сискәнеп китте: – Кара, балам, сиңа нәрсә алып килдем, авыз ит әле, – дип, әнисе бер уч кәрәзле бал сузды. – Әни! Ничек табасың син аларны!
Андый балны әнисе, тишекләрен табып, йә чалгы очы, йә сәнәк белән җирдән каезлап чыгара. – Бу менә чын бал инде, аша-аша, – дип, кызын кырагай бал кортларының балы белән сыйлады. – Менә монысы Арыслан белән инәкигә, – диде, – матур чия ботагын сындырып алган икән. – И-и, балам, табигатънең байлыгы, байлыгыннан бигрәк матурлыгы, ничәмә дистә еллар йөрим шушында – сокланып туя алмыйм. Печән әзерләү авыр диләр, минем өчен бәйрәм генә ул! Бер ай ял бирсеннәр иде әле, бер аен да печән чабып үткәрер идем, шул ун чакрымны кайтасы да булмаса иде. Төшке ашны ашагач, әнисе бер ярты сәгать ял итәргә ятып алды, инде кояш түбәгә менеп бар көченә кыздыра иде. Иртән, кичен генә чапсаң иде дә бит, җай юк шул. Төзелештә эшчеләр берәр сәгать ял итсәләр, монда әнисе унбиш минут яттымы-юкмы, торып үз пакусына китте. Алар бик соңлап кына авылларына кайтып җиттеләр, монда да атлы-җәяүле, миһербанлы адәмнәр бетмәгән. Алар кайтып кергәндә, көтү кайткан, әле сыер савасы бар. Капка төбендәге эскәмиядә йоклап утырган Арысланны күреп сискәнеп киттеләр. – Абау, балакаем, сине көтеп утыргандыр инде, иртән безнең белән үк торган бала бит, арыган инде бәбкәм, – диде әнисе, башын кыек салып йоклап утырган оныгына сокланып. – Син ал да өйгә керә тор, мин сыерны савып керим берьюлы, – әнисе бәләкәй капканы ачты. Аларга каршы карт инәсе чыгып килә иде:
– Алып кына керә алмыйм өйгә – "әни кайта!" дип тик утыра. Бүген балыктан да йөгерә дә кайта, әни кайтмады диеп. Елга белән ике арада чабып арыды инде бәбекәем, – сөйләнә-сөйләнә арттан иярде.
Асия улын кертеп салып өстен чишендерә башлагач, учында ашалып бетмәгән ипи кисәген күреп, елмайды: "Шуны ашап бетерерлек тә хәле калмаган балакаемның. Әллә елаган: бит-куллары пычрак, тагын сыер кача дип куркып елагандыр инде. Менә сөт тә эчми йоклап китте инде сабыем. И, татлы балачак!" Икенче көнне битеннән сыйпаганга уянып китте, кичә үзе дә бик арыган иде шул, көчкә күзен кысып кына карады, караса, улы битеннән сыйпап утыра, Асия тиз генә күзләрен йомды, йоклаганга сабышты. Аңа шундый рәхәт иде: баланың йомшак куллары иркәли, акрын гына әнисенең битеннән үбеп тә алды түгелме соң, йә Аллам, бу мизгелләрне бернинди акчаларга да сатып ала алмыйсың. Их, Рифат син дә булсаңчы безнең янда, шушы кечкенә җан кисәге нинди бәхетле булыр иде бит . Бәлки син дә, җаным, безнең белән бәхет кичерер идең, барысын онытып Асия күзләрен ачты да елмаеп улына карады – баланың шатлыгы эченә сыймады, шулай да кычкырмады, пышылдап кына әйтте: – Әйдә, сыелны бзди-бзди итәбез, сөт өф-ф итәбез. – Асиянең йокысы качты, тәне бик авыртса да, торып утырды, улы кичә аны көтеп сөтсез калды бит. – Әйдә, улым, әйдә, күз нурым.– Асия улын күтәреп алды да ишегалдына алып чыкты. Иртәнге саф һава, кошлар сайрый. – Әйдә, елгага төшеп юынып киләбез, синең балыкларыңа "исәнмесез!" әйтәбез, әйдә, сөлге алабыз да, яле, йөгерде-е-ек... – Алар битләрен салкын су белән юынып менделәр. – Син, улым, иртән гел елгага төшеп юын, битләреңне, аякларыңны кичен дә шунда юып кайт, без соң кайтабыз, көтмә мине, ятып йокла, яме. – Бзди-бзди итәлгә киләк, мияу сөт солый, минем дә сөт эсәсем килә. Син балма, өйдә кал, – баланың күзенә яшь тулды, муенга сарылып, тавышсыз гына елап җибәрде. Ул һәрвакыт шулай булды, күзенә яшь төелеп коелса да, тавышы чыкмады. Асия сыерны саварга утырганда, улы кружкасын тотып килеп басты да, күз яшьләрен сөртә-сөртә, сабыр гына көтеп тора бирде, тик бала сөтен песи савытына илтеп салды: дүрт-биш песи баласы тәлинкәгә ябырылдылар. Арыслан күзләрен угалый-угалый алар янында бераз басып торды да кружкасын тотып кире килде: "Әни, бзди-бзди ит тагын". Асия елмаеп улын күзәтте. "Улы яңа туган таң белән көндәлек мәшәкатькә чумып тормышны өйрәнә. Һәр туган таң үзе белән бала өчен ниндидер яңалык алып килә, шушы кечкенә кешенең дә үзенә күрә шатлыгы, кайгысы бар бит. Ирен кырыйларын ап-ак күбеккә буяп сөт эчеп торган бала кем булыр киләчәктә? Ходаем, кемне бирдең икән миңа. Кемне бирсәң дә, бәхетле, тәүфыйклы, игелекле, кешелекле кеше булсын балам! Таң белән теләгән теләкләр кабул була ди әни, бәхетле бул, сабыем". Асиянең күзенә яшь төелде, бу – рәхәттән туган күз яшьләре иде, яшь ана, хисләрен тыя алмыйча, улын кысып кочаклап чупы-чупы үпте, сөйде: татлы да соң балам! Печәнне атна буена туктамыйча чаптылар, атна ахырында, инде җыеп күбәләрлек булгач кына, кинәт яшенләп коеп яңгыр явып үтте. Әнисе "аһ" итте инде: "Күбәләп өлгермәдек, әрәм булды", – диде, каен кәүсәсе астына ышыкланып. Яшен камчысын уйнатты, яңгыр эре-эре тамчылары белән бәреп яуды, шатырдатып җирне селкетте. – Йә Аллам, кичер безне, гөнаһлы бәндәләреңне, бәла-казадан сакла үзең. Кил, балам, үземә ышыклан, – дип, әнисе Асияне үзенә тартты. Асия балачактан яшеннән курка иде шул.Балачактагы кебек, тик ул үзе "әни" бит! Янында улы булса, бар куркуын онытып ул улын яшерер, колакларын каплар иде, ә ул һаман әнисенә сыена. Бала җитмештә дә бала, дип, белми әйтмәгәннәр инде. Яңгыр ничек кинәт килеп чыкса, шулай чалт итеп кояш чыкты һәм кыздыра да башлады. Кояшка карап алар да елмаеп җибәрделәр. – Әй, Ходайның рәхмәте, җирнең битен юып әзрәк хәл алдырып китим, диде инде. Әйдә, балам, әзрәк җир сарыксын, җилләсен, вакытны әрәм итмик, без чия җыя торыйк. – Чиләкләр алып тау битенә менеп киттеләр. Кыр чиясе тәмле инде ул. Икесенә бер чиләк чия җыеп та төштеләр, башка чакта болай туктап, "көн әрәм итеп", чиядер, җиләктер җыярга вакыт та юк шул.
Иртәгәсен иртән килүгә пакусларны әйләндерергә тотындылар, көннең буена пакус әйләндереп печән киптерделәр. Кичә яңгырга хәтле җыеп өйгән булсалар, бер эш беткән булыр иде дә бит. Шулай шул, табигатънең үз вазифасы, аннан өстен булып булмый. Асия инде ике атна монда, әле ундүрт күбә генә күбәләделәр, әнисе кибәнне утыз ике күбәдән куя – анысы инде олы өмә белән, һәр күбәне ат белән тарттырып. Аннан, көзен беренче кар яткач, шуларны ике трактор көчкә сөйрәп кайта. Эш белән мавыгып, чираттагы ялының беткәне дә сизелми калды, ә эшнең әле бетәсе юк: бәрәңгесен алыр вакыт та җитәр, сарайны да көзгә мал кайтуга чистартырг. Абзар-кура эчен әнисе һәр җәйдә кара җиргә калдырып чистарта, тавык чүпләп бетмәс эш – бөтенесе бер ялгыз хатын җилкәсендә, дөньясы ирләрнекеннән ким түгел. Эш бетмәгән килеш китеп бару Асияга кыен.
– Әни, минем китәр вакыт та җитте, нишләрсең инде берүзең?
– Моңа чаклы ни эшләсәм, шуны эшләрмен, авылда мәңге эш бетми инде ул . Әле дә менә, син кайткач, әллә ничаклы эш эшләдек, печәннең калганын ничек тә бетеремен әле, абыеңнар булышыр, килми калмаслар. Баланы калдырырсың, бәлки, йөрсен шунда саф һавада, кара нинди кара чутырланапып үсеп китте. Болай да охшаса охшар икән атасына... Ир балага ата кирәк шул, озакламый, күр дә тор, әти таптырта башлар, нишләрсең инде, балам... – Берәр җае чыкмый калмас, борчылма, әни. – Балага әти кирәк дип кенә, яратмаган кешегә кияүгә чыгып ялгыша күрмә, балам. – Асия башын иде: "Әнисе аның күңелендәген укыдымы әллә? Чыгарга кешесе бар да ул , менә ярату дигәне генә куркыта. Яратып яратылмау да авыр шул, кайда моның чыгу юлы... Ничек итсәм, дөрес булыр, кем киңәш бирер..."
– Балам, Алмасны бәхетсез итә күрмә, син аны яратмыйсың, ул да кеше баласы бит, яхшы егет, тик синеке түгел. – Асия эндәшмәде. Уйламасаң, яшисең, уйлансаң, чишәсе төен бик зур икән шул. – Тормыш, балам, бигрәк катлаулы, тагын ялгыша күрмә. Әнисенең күзләре моңсу иде.
Аңа карап Асиянең йөрәге кысылып куйды. Алар улы белән китәләр, ә ул тау чаклы өелеп яткан эшләре, үз тормышының да чишелмәгән төеннәре белән торып кала. Ярый әле иптәшкә карт әбисе бар. Алайса, әтисе тыңгылык бирми бит, һаман килеп теңкәсенә тия. Кичә сарайдан сыер савып чыкканда, урам тәрәзәсеннән берәү яшеренеп кенә өй эчен күзәткәнне күреп, Асия куркудан чак кычкырып җибәрмәде, якынрак килеп карагач, әтисен танып алды. – Әти?! Нишләп йөрисең болай итеп, тәрәзә янарыннан күзәткәләп? Кит инде, әти, оялмыйча, картаеп беткәч... – Сиңа, кызым, карттыр да ул, тик йөрәк яшь вакыттагы кебек сагына шул, аңлаучы гына юк, – диде дә, көтмәгәндә килеп чыккан кызыннан читенсенеп китүе булдымы, ничек керсә шулай бакча текмәсе аркылы ялт сикереп чыкты. Асиягә, беренче тапкыр, әтисе кызганыч булып китте. Мәхәббәт белән шаярмыйлар, аны хәмергә алыштырмыйлар, хыянәтне бөтен кеше дә кичерә алмый шул. Әле менә шуны, әтисенең килгәнен, әнисенә әйтергәме-юкмы дип уйлап куйды.
– Әни, син әтине сагынмыйсыңмы? Ул сине сагына бугай бит.
– Кирәкмәс, балам, исемә төшермә. Мине сагалап гомере үтте, әле беркөнне дә, печәнлеккә ат эчерергә килгән кеше булып, чишмәгә килә дә мине күзәтә, сизми дип уйлый. Кирәге юк, балам, яшәсен гаиләсе белән. Үзе теләп алды шул тормышны. Искергән, күгәргән әйберләр кабат ябышмыйлар алар бер-берсенә. Сез булсагыз, миңа шул җиткән.
Асия улы белән КАМАЗына китеп барды, җанының яртысы туган йортта калды: ара ерак, кайтып ярдәм итә алмый, авыл җирендә бигрәк эш күп шул. Бу юлы улы күтәрешә авырлыкны, күтәрешмәсә дә, кырыйдан ияреп йөгергәч тә җиңел. Үзе әнисенә карый да елмая, җәй буе әнисен күреп тә туймады бит. Әле менә әнисе – аныкы гына, тик аныкы, шуңа да шатланып елмая инде. Тулай торак бер койкасы белән аларны көтә. Кайтып керү белән вахтер: – Сезне теге егет көн саен сорап килә, "юк" дигәнгә ышанмыйча, бүлмәгезгә кереп тикшереп чыга, – дигәч, Асиянең ачуы килеп: – Кертмәгез, мин рөхсәт итмим, – диде. – Тыңлар микән, бигрәк үзсүзле. Ерак юлдан килү арыткан, керү белән улын юындырды да икәү йокларга яттылар. Кызлар өйдә юк, "пятачок"ка киткәннәрдер. Тәмле итеп йокыга китүгә шау-шу тавышка уянып китте. Коридорда тавышланалар, тулай торакның шул инде – тынгылык юк, урыныннан торып коридорга башын тыгып карады.
– Шауламагыз, бала йоклый. – Кызлар тынып, аңа текәлеп калдылар. Күрше бүлмәдәге Камилә: – Бәй, син килдеңмени? Әнә тегендә кара әле, – дип балкон ягына төртеп күрсәтте. Асия үрелеп карады: анда Самат яшен кайтаргыч чыбыгы буйлап икенче катка менеп маташа. Тышта яңгыр сибәләп үткән, аягы тая да егылып төшә. Асиянең йөрәге "жу" итте. Бу хәзер керер юл тапкан, ничек котылырга соң, бүлмәгә бикләнеп кенә котыла алмаячагын да аңлый: бер типсә, ишек төбе - тамыры белән чыгып очачак, баланы куркытып харап итәр. Бу ни белән бетәр дигән шикелле кызлар да тынып калдылар. Күп тә үтмәде, балкон ишегендә Самат пәйда булды: күлмәгенең җиң төпләре умырылып төшкән, изүләре ачык, үзе тирләп пешкән, еш-еш сулый. Туры Асия янына атлады. – Кертмәскә куштыңмы? Син әле мине белмисең, ух, ничек сагындым үзеңне, – диде кочагына кысып. – Әллә аның, әллә үзенең сөякләре шытырдады. Әйтерсең, тирә якта бер кем юк! Яңакларын учына алып, куркынган күзләренә карады. – Сагындым, үлепләр сагындым, кума, стенаны җимереп керәм, – диде акрын гына, үзенең юеш күкрәгенә кысып, – яши алмыйм синсез, аңла шуны.
Асия көтелмәгән хәлдән өнсез тора бирде. – Шаулама, баланы уятасың, – йомшак кына. – Юк, мин аның йокысын ул егет булганчы саклаячакмын. – Йоклап яткан бала янына тезләнеп, аның йомшак кулларын үпте. Караңгы тынлыкта Асия башына беренче килгән уйны ярып салды: – Йә өйлән, йә бүтән килеп йөрмә! – Һәм күзләрен шытырдатып йомды. Әйткән сүз аткан ук, беткән баш беткән. Әйтте дә үзе тынсыз катып тора бирде. Самат урыннан ашыкмый гына күтәрелде дә Асиянең иягеннән алып, күзләренә текәлде: – Кабатла!
– Мин ике кабатламыйм! – диде Асия, үҗәтләнеп. – Куркыр, дисеңме? Юк, курыкмыйм, өйләнәм! – Тик, ярата алырмын дип вәгъдә бирә алмыйм, – диде Асия акрын гына. – Ә мин сине син яратырлык итеп яратачакмын, менә хәзердән, һәм үлгәнче. Калган мизгелләр томан эченә кереп югалды кебек. Самат Асиянең йөрәген яулар өчен бөтен осталыгын, бөтән йөрәк җылысын биреп иркәләде, назлады. Әйтерсең, хәзер ычкындырса, тагын югалтыр. Асия да, башы әйләнеп, карыша алмады, назына наз белән җавап бирмәсә дә, кире дә кага алмады. Алар иртән генә, таң сызылып килгәндә, көч-хәл белән аерылыштылар. Бүлмәдә кызларның юклыгын Асия ул чыгып киткәч кенә абайлап алды. Тәрәзә янына килеп урамга күз салса, анда Самат, ертык күлмәген болгый-болгый, сикерә-бии үз тулай торагына чаба иде. Асия өнемме-төшемме бу диеп, сызылып аткан таңны күзәтте. Җир читеннән акрын гына кояш нурлары сузылды – яңа өметләр белән яңа көн туа. Аларның ташкын хисләренә Айлы Төн шаһит булды. Кояш яндырып бетермәсме ай астында биргән вәгъдәләрне? Кем көчлерәк: аймы, кояшмы, синме, минме? Иртәнгә кызуы басылыр да кичкә үзе дә юкка чыгар дип уйлап, әллә ни күп өметләрдән тыеп торырга тырышты үзен Асия. Кич белән ишек шакуга дертләп китте. Ишектә май кояшыдай елмаеп торган Саматны күреп тагын югалып калды. Бер – аңа, бер – Арысланга карады, ә бала шатлыктан чәбекәй итеп елмаеп җибәрде. Самат бала алдына килеп тезләнеп: "Ну, исәнме, улым, кил әле бер яратыйм, – дип, кочаклап алды, пакеттан уенчык машина тартып чыгарды, – менә сиңа бүләк". Асия һаман да кыл кебек тартылып тора бирде. – Килмәс, дидеңме? Киләм, Асия! Бу атнада безнең авылга кайтабыз, миннән котылырмын димә, кире беткән хатын, – диде елмаеп, шул арада күкрәгенә кысып бер суырып үбәргә дә өлгерде.

 Зифа Кадыйрова
(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зифа Кадыйрова «Яраларың белән яратырмын»ә