Зифа Кадыйрова: «Яраларың белән яратырмын» (9нчы бүлек)
Атна үткәч, чынлап та, иртән иртүк авылга кайтырга чыктылар. Лифт эшләми, җәяү төшкәндә шаулашып-көлешеп кергән егетләрне күргәч, Асия югалды да калды – баскычтан хәрби киемнән Алмас белән Айзат каршы булдылар. Кинәт очрашудан алар стенага беректеләр, ә Самат Асияне, егетләр кагылма күрмәсен дип, алдан төшереп юл бирде. Асия үзен бурлыкта тотылган кеше кебек тойды: «Ник исәнләшмәде, ник таныштырмады, авыр чакта алар аны ташламадылар бит. Аһ-һ, яхшы түгел.
Алмасның укуын бетерү шатлыгы белән уртаклашырга килүе булгандыр. Их, туктыйсы калган, тик ул Саматны да белеп бетерми шул – ни уйлар иде..." Ул чакта бик озакка кәефе кырылды. Авылдан килгәч тә әле ул: Алмас килер, күрешеп сөйләшербез, – дип көтте, тик алар Айзат белән икесе дә бүтән килмәделәр, күренмәделәр дә. Шул очрашудан соң ун ел үткәч, үзләренең подъезд төбендә Алмасны очратып аптырап китте. – Алмас, син түгелме соң?! – диде шатланып. – Нишләп йөрисең бу якларда?! – Дус, син ничек, бәхетлеме? Рәнҗетмиләрме? Малай ничек? – Бар да яхшы, яхшы яшим, кем рәнҗетсен мине, ник алай дип сорыйсың? – Шуны гына беләсем килгән иде, кыерсытсалар әйт үземә, – диде дә китеп барды. Асия аптырап торып калды: "Ни булды инде бу? Сөйләшмәде дә, Айзатны да сорап өлгермәдем". Самат белән алар ике тулай торак арасында очыраштылар, төнгә чаклы урамда йөрделәр, аннан һәркайсы үз торагына кайтып ятты. Өйләнешү турында башка Асия сүз кузгатмады, Саматның үзеннән көтте. Көз көне Самат әллә кая "шабашка" га китеп югалды. Асия үзенең авырга узганын тоеп коты алынды, ни хәбәр итеп булмый, кая киткәнен дә белми. Көтте-көтте дә, көтмәскә булды.
"Тагын алдандым, нинди җебегән соң мин? Һәркемгә ышанырга... мин җүләр, мин җүләр", – диеп ничек кенә үз-үзен сүкмәсен, ничек кенә еламасын, вакыт үтә торды, Самат кайтмады. Абортка барырга булды. Табиб карагач: Соңга калгансың бит, ник иртәрәк килмәдең? – диде. Асия куркуыннан кычкырып елап җибәрде, монысын да таба алмый, юк, булмый..." Ярдәм итегез!" – дип ялынып карады. Юк, юллама бирмәделәр. Инде нишләргә? Берәр әбигә булса да барырга кирәк, тик каян табарга соң аны? Башын элмәккә тыгырдай булды. Сораша торгач, кызлар аны кайчандыр акушер булып эшләгән бер карт хатынга җибәрделәр. Хәйран гына "сала торган" апаны күргәч, Асия куркып чыгып та качмакчы иде дә аяклары никтер атламас булды – гипнозлаган кебек, ни кушсалар, шуңа буйсынды. Апа кеше үз эшен эшләгәч: "Төнлә скорый чакыртырсың да шунда таптырырлар", – диеп кайтарып җибәрде. Төнлә, чынлап та ашыгыч ярдәм машинасы алып килеп китте, аны караган олы яшьтәге табиб эшен бетерүгә:
"Эх, чибәрем, өч малайны харап иткәнсең бит, – диде. Асия, ялгыш ишетәмме әллә дип, яткан җиреннән башын калкытып карады. – Берәүләр берне дә алып кайта алмый, ә монда – өчәү! Кызганыч, малайлар бит!" – дип кабатлады табиб. Асия ике кулы белән битен каплап елап җибәрде: беренчедән, куркыныч, икенчедән, балалар кызганыч иде. Уколлар ясап эченә бозлы грелка куйгач, ул ике көн йоклады. Уянды тагын йокыга китте. Хатыннар тәрәзә төбенә тезелгәннәр кемнедер күзәтәләр: "Кара, өченче көн бит инде, килә дә көнозын басып тора. Кемнеңдер ире инде ул", – диләр.
Асия беркемгә катышмады, беркем белән сөйләшмәде. Җанында – бушлык. "Ник дөрес яши белми соң ул? Нәрсәгә ышанды, улын әтиле итәсе килдеме? Теге вакыт авылга кайткач, Саматның әтиләре бик матур кабул иттеләр, бала белән дә өчесенә бергә урын җәйделәр. Яңа тормыш, яңа гаилә... Юк, бер булмаса, булмый икән шул".
– Кара әле, күз сал әле тәрәзәгә, ә-ә-әнә анда, синеке түгелме? Йоклыйсың да йоклыйсың, – диде бер хатын аңа якын килеп.
– Юк, минем килер кешем юк, – диде Асия урыныннан кузгалмыйча гына. – Монда килеп эләккәч, бар, димәк. Өч көн тора бит инде, катып үлмәсен тагын, – дип көлештеләр. Асия бәдрәфкә барышлый шулай да тәрәзәдән тышка үрелеп карады, йөрәге "жу" итеп китте: "Самат! Соң инде, көтмәсәң дә була" дигән уй йөрәген телгәләп үтте. Ә ул аста бүреген салып болгарга тотынды. Нидер кычкыра, ишетелми, алтынчы кат бит. Асия ымлап күрсәтүгә, Самат шунда, күрешү урынына йөгерде. Суырылып калган ап-ак чыраеннан да аңларга була иде, дөресен әйткәндә, Асиянең күрешәсе дә, сөйләшәсе дә килмәде.
– Беркем берни аңлатмый, ни булды, нишләп ятасың монда? – дип кочаклап алды аны Самат. – Син ясап киткән малайларны алып килдем, – диде Асия, күтәрелеп карамый гына. – Нәрсә? Нинди малайлар? – Самат Асияне бер читкә тартты, иягеннән күтәреп күзләренә карады. Асиянең күзләренә мөлдерәп тулган яшьләре ирексез агып киттеләр. Ул тавышсыз гына, йөрәге белән үкси иде.
– Мин сине көттем, – диде тагын да ныграк үксеп. – Хәзер соң инде, башка килмә, – диде дә китәргә борылды. – Юк, җаным, мин бер кая да китмим! Тынычлан һәм аңлат, ни булды? – Самат аны пальтосы эченә төреп алып кысып кочаклады. Авыр булды аңлашу. Өч малайны югалту Саматка да, бердән, көтелмәгән хәл булса, икенчедән, аңа балалар кызганыч иде. – Ник? Ник тагын бер көн көтмәдең? Ник минем яратуыма ышанмадың? – дип илерде ул, Асияне дер селкетеп, чарасыздан күзләрен читкә борды: ул елый иде. Кирәкмәгәнне эшләп ташламыйм, диптер, бәрелә-сугыла урамга чыгып китте. Акырып елыйсы килде аның. "Эх-х, шушы ахмак дөнья: вакытында кешечә аңлаша алмау, җитмәгән мал. Зур бер клубны алганнар иде, яңа елга эшләп бетерик-бетерик дип тырыштылар – акча белән кайтып сөендерәсе килде. Өч малай! Бу бит, сүз юк, эх, җүләр, кире беткән хатын..." Самат бәргәләнде, суккаланды, үз-үзенә урын таба алмый, ычкынган изүләре белән, кая барганын белми барды да барды... "Бала... Тукта, Арысланны бакчадан аласы бар бит. Ә ничек әле ул аңа: Башка килеп йөрмә, соң инде, – диде. Юк, җаным, хатаны төзәтергә беркайчан да соң түгел, тормыш башлана гына әле. Мин сезне башка беркайчан да ялгыз калдырмаячакмын". Тагын ике көннән Асияне чыгардылар. Ул туры балалар бакчасына килде, ә анда: "Балагызны әтисе алды инде", – диләр. Асия бераз аптырап калды, кайтып керсә – Самат ашарга әзерләп йөри. Арыслан зур машина белән уйнап утыра, әнисен күргәч, сикереп торып килеп кочаклап алды. Самат берни булмагандай: – Әйдә, җыен тиз генә, ЗАГСка гариза бирергә барабыз.
Асия бераз уйланып торды да: – Бармыйм, хәзер инде кирәге юк, – диде. Бүлмәдә тынлык урнашты. Бала бер – әнисенә, бер – Самат абыйсына карап алды, сабый да сизә күрәсең, давыл чыгарга торганны, шым гына аның янына барып басты. Икәүләшеп Асиягә карап бакканнар. Самат күреп тора: Асиянең йөзе ап-ак булып тартылган, күзләрендә – шыр бушлык. Ничектер куркыныч булып китте: "Ул бит ир кеше, озакка сузмыйча, мондый киеренке хәлдән чыгу юлын табарга тиеш". – Улым, бар, син әнә шундарак уйнап тор әле, әйдә, машинаңны да ал, аннан урамга чыгарбыз, әйдә әле, син зур егет бит, – диеп баланы коридорга чыгарып җибәрде. – Асия, гаеп миндә дә бар, синдә дә бар. Син миңа рәнҗисең, мин – сиңа. Эшне бетереп, Яңа елга акча эшләп кайтыйк диеп тырыштык, хәбәр итә алмадым. Минем башыма да килмәде мондый хәл булыр диеп. Без бит вәгъдәләшкән, синең ни хакың бар иде көтмәскә? Ышанмаска? Өч малай, дисең. Нинди бәхет булыр иде! Аңлыйсыңмы син, кире беткән хатын? Тотып ярам инде мин сине бер. – Үзе Асияне кысып кочаклап алды да, авыр сулап, эчен ярып салгандай булды: – Миңа ышанмавың рәнҗетә мине, мин сезне шулчаклы яратам. Арыслан белән икегез бербөтен, ул бит шулчаклы акыллы бала, ул ныграк аңлый шикелле минем хәлне. Их, Асия, җаным, харап иткәнсең малайларны.
Асия бик арыган, аны чарасызлык биләп алган, ике куллап башын кысып тоткан хәлдә бер ноктага карап тик утыра.
– Бер янгач, салкын суны да өреп кабасың икән ул. Үзеңә тиң кызлар бетмәс, калдыр син безне. Сиңа түгел, үз-үземә ачуым килә минем. Яши-яши аңлыйсың: кешегә түгел, үз-үзеңә дә билдән түбән ышанма, дигәнгә. Ә мин һаман ышанам, ышанам да ...абынам. Ышанычтан тик яралар гына кала, ә яраларны бәйләр кеше юк. Яралаучылар – бар, бәйләүче – юк. Мин гаепле, мин – ана, барысына ана гаепле. Беренче ялгышуымда сабыемның гомерен саклап калырга нинди көчләр ярдәм иткәндер, ә монысында... курыктым, көчем җитмәде. Гөнаһысы гомерем буе бимазалар, гомерем буе шул өч нарасый шәүлә булып янымда йөрер. – Мин сине гаепләмим, яратмавыңны да беләм, тик бер ни эшли алмыйм, сихерләгән кебек: синнән, Арысланнан аерыла алмыйм. Иртәгә Яңа ел килә, әйдә шул яңа елны бергә башлыйк. Асия, матурым, кара күзләремә, яңа тормыш башлыйк дим. – Ул Асиянең яңакларын учына алып, аның яшьле күзләренә карады. – Ышан, мин сезне башка бер көнгә дә калдырмам. Менә күр дә тор, бервакыт килеп син дә мине яратырсың, мин ул көнне көтәрмен, – акрын гына һәм үз-үзенә генә әйткән кебек: – Килми калмас ул көн! – дип кабатлады. Самат Асияне тагын да кысыбрак кочаклады. Тулай торакның шул инде, шакып тору юк, ишектә Кадрия күренде. – Нәрсә, баланы ишек артына чыгарып бастырдыгыз? Тора мескен, машинасын кочаклап... – Самат сикереп торды да баланы кулына күтәреп алды. – Әйдә, улым, урамга чыгабыз, әниең азрак ял итсен, без синең белән Кар бабае ясап керәбез.
Кинәт Кадрия кычкырып җибәрде: – Кара әле, Асия, сөенче алырга онытканмын бит! Сөенечкә ни бирәсең? – Нинди сөенече булсын ди миңа... – Синнән бер плиткә шоколад, ә шоколад... Сиңа бүлмә биргәннәр, конторга килергә куштылар. – Асия Кадрияне кочаклап алып әйләндерә башлады, сөенеч чиктән ашкан иде. Самат та чыгып барган җиреннән туктап калды. – Чынмы? Чын күңелдән котлыйм сине, Асия! Әйдә, улым, очтык шоколадка! Менә шуннан башланды аларның тормышы. Дүрт бүлмәле фатирдан – тугыз квадратлы кечкенә генә бер бүлмә. Салкын. Тәрәзәсенең бер кат пыяласы ватык. Шулай да бу – әйтеп бетергесез бәхет иде. Самат тулай торактан бер матрас урлап алып килгән: Монысы минем "приданный", – диде. Анысы да булса, мамыгы ике башында гына калган, уртасында чүпрәк кенә булып чыкты. Асия дә: Ә монысы минем "приданный" – минем бирнә: Бала караваты белән баласы! – диде. Бер айдан әти-әниләре килде, шунда бригада кызларын җыеп, гөрләтеп туй ясадылар да матур гына яшәп киттеләр. Асиянең әнисе бер мәгънәле генә итеп сорау бирде:
– Егет шәп, егет – ут, күз тимәсен, тик, яратасыңмы соң, балам?
Асия күз карашын яшерде, алдыйсы килмәде, тик дөресен дә әйтә алмады: – Яратмаса, яратылыр, – дип мыгырдады.
– Кеше баласын бәхетсез итә күрмә, балам, синең бәхетсезлеңдә аның гаебе юк, бары үзең. Ә Асиянең уенда бу мизгелдә дә Рифат иде: "Кил, күр, мин югалмадым", – дип кычкырасы килде аның. Никтер, йөрәгенең бер почмагында "өмет" дигән шайтан утыра иде шул: килер, аны түгел, улын гына күрәсе килеп булса да килер. Тормышның төрле чагы булды: көлгән, елаган чаклары да. Җиңел түгел иде ир дигән кешегә буйсыну. Әллә әтисез үскәнгә, кечкенәдән өйдә ир-ат булмагач, ничегрәк яшәргә, ир-атны ничек көйләргә? Андый төшенчәләр ят иде Асиягә. Самат кою заводына эшкә керде – фатирларны анда тиз бирәләр икән. Парлы булып яшәүнең үз кызыгы: савыт саба җыясың, өй эченә кайткан һәр әйбереңә сөенәсең, чиратлап бер-береңә кием аласың, аңа сөенәсең, бер-береңнең әллә нинди моңарчы белмәгән якларын ачасың. Асия иркәләнүнең ни икәнен, ир назын кабаттан балага узгач аңлады. Ире итекләрен, пальтосын кидерде, авыр әйбер күтәртмәде. Беренчесе белән чагыштырганда, бу юлы тормыш җир белән күк арасы иде: Асия корсагын киереп, читенсенмичә, башын горур тотып йөрде. Иренә әллә ни мөкиббән китмәсә дә, кеше арасында парлы булып йөрү рәхәтлек, җан тынычлыгы бирә иде аңа. Ә шулай да, һәр ялгыз калган минутларында Рифатны уйлады, уйлады гынамы, аңа күңелдән көнлек вакыйгаларны сөйләде. Рифат, Рифат! Ул аның көндәлек тормышында күңел түренә яшерелгән тагын аерым бер гаилә булып яши иде бугай. Кичке хәлләрне Асия аңа иртән эшкә барганда сөйләде, иртәнгесен – кич эштән кайтканда. Күңелендә беренче мәхәббәтенә карата бернинди үпкә, бернинди ачу да тоймады, тик күңеленнән Рифатның:
"Җебегән, эш белми", – дигән сүзләре беркайчан исеннән чыкмады. Аны: "Яшәргә, үч итеп яхшырак яшәргә, аның гаиләсе зур тату булырга тиеш, мин югалмам, кешедән ким яшәмәячәкмен!" – дигән үҗәтлек алга сөрде. Ә Саматны үлеп бетеп янып яратмаса да, аның кешелек сыйфатларын күрергә, хөрмәт итергә тырышты. Дүрт бүлмәле фатирны – дүрт хуҗасы, дүрт хуҗаның һәркайсысында – икешәр баласы, кыскасы, күңелле: кич җитсә – сабантуй. Барысына бер кечкенә аш бүлмәсе, бер бәдрәф. Шулай да, бу – бәхетле мизгелләр, тулай торак түгел, үз ишегең, үз түбәң. Бәхетле мизгелләр барысы да яңа кичерешләрдән тора иде. Яңа елга Асияга яңа тун, ак төлке бүрек алдылар. Олы корсагын киереп ирен эштән каршы алырга чыккач, Самат Асиясенә беренче күргәндәй карап торды: "Бу матур хатын минем хатын бит! Көннән-көн ныграк яратам мин сине!" – диде, һәм соклануын яшерә алмыйча, кысып кочаклап алды. Яз көне кызлары туды. Тик бу юлы баласын беренчесенә карый да авырлык белән тапты – ярып алдылар. Асияне аерым палатага күчерделәр, чөнки хәле авыр иде, канны күп югалткан. Чит кан бик килешмәде, аяк-куллары тартышып, куйган бөтен укол энәләрен өзеп бетереп җәфа чикте. Аннан болай, баланың хәле начарайган булып чыкты. Өченче көнгә аны алып килеп күрсәттеләр: "Балагызның исән калуы чамалы, икенче бинага күчерәбез, күкрәкләрегезне кысып бәйләгез, сөт төшмәсен", – диделәр, калганын Асия хәтерләми. Тик, зәңгәрме, яшелме одеялга төрелгән бала үлгән кебек тоелды. Самат көн дә эштән кайтышлый бала тудыру йортының тәрәзә янын таптый: бер көнне башына бала юындыра торган тас каплап басып тора, икенче көнне тагын берәр нәрсә сөйрәп килә. Асия, табиблар кисәтсә дә, сөт төшмәсенгә күрәкләрен кысып бәйләмәде, ә сөт күкрәкне сызлатып катыра. Сөте дә агып чыккач: "Юк, балам үлми, баламның имәсе килә, монда булса китерерләр иде дә, икенче бинага алып киттеләр шул", – дип үрсәләнә башлады. Шулчак шәфкатъ туташына: "Юкмы шунда берәр бала, имезер идем", – дигәч, бер кыз бала алып керделәр. – Моның инәсе ташлап качкан, "отказной" бала, – диделәр. Асия исе китеп балага текәлеп карады: кап-кара чәчле, чем-кара күзле бала! Мөлдерәпләр дә карап ята сабый. – Ник ташладылар? Бу бит сау-сәламәт бала, – диде Асия күз яшьләренә тыгылып. – Шулай, хәзер кирәкми әле аңа бала, соңгарак үзе үк эзләтә башлар. Имезеп карагыз, ун көнлек инде, әле ими татып караганы юк, бутылочкадан ашатабыз. – Ә кызчык, тагын әллә эләгә, әллә юк дигән шикелле, ими башын эләктереп алды да комсызланып имә башлады, имә дә имә, имә дә имә. Шәфкать туташы: "Җитәр, эче авыртыр", – дип, көчкә тартып алды. Ул көнне Асия бөтенләй йокламады, шул кызчыкны уйлап күз дә йоммады. Ә иртәнгә: "Һичшиксез алырга кирәк!" – дигән уй белән янды. Көн шулай озак үтте, җитмәсә, Самат та бүген никтер соңлады. Кичке якта тышта сызгырган тавышка Асия сикереп торып утырды. Беләгенә ялганган энәләрен сөйрәп, тәрәзә каршысына килеп басты. Саматның шатлыгы эченә сыймый:
– Күрдем, күрдем! Бакыр башлы, ап-ак йөзле, иреннәре кып-кызыл! – дип кычкырды астан. – Юк, әтисе, аның чәчләре кара, күзе кара... алыйк, алыйк... – Әллә ни булды, бар тирә-як әйләнә башлады, калганын Асия хәтерләми. Аның дөбердәп егылганын күрше палатадан бер хатын күреп алган. Яшь ананың тормышы өчен тагын 3 көн көрәштеләр. Их, бу тормыш, күкрәк тутырып тын алырга, рәхәтләнеп шатланырга да бирми. Һәрвакыт өмет артында – бәхетсезлек, шатлык артында күңелсезлек басып торган кебек. Бер ай дигәндә, Асия бала тудыру йортыннан чыкты. Самат китергән ак пальтосы белән ак босоножкиен киеп чыгып баскач, иренең күзләре яшьләнде. "Шырпыга калып" ябыккан хатынын күреп ни эшләргә дә, кай җиренә килеп тотынырга белмәде. Әле чыгу түгел иде бу – бер блоктан, икенче блокка, бала янына күченү генә иде. Кояш кебек бакыр башлы баласын кереп күргәч, Асия үзе дә шаккатты: "Ничек инде миннән шундый кояш баласы тусын?" Тик аның бар чалымы Саматныкы иде шул. Самат гел малай көтте, нигә кыз кирәкмәгәнен үзенчә: "Әллә кемнәр рәнҗетсә, ир-ат холкы дорфа була, төрлечә уйлыйм: кыз бала үсеп кемгәдер хатын була, интегеп бала таба бит, кыерсытсалар, ничек түзәрсең... юк, кирәкми, малай булсын", – дип аңлата иде. Ә бакыр башлы кызын кулына чыгарып тоттыргач – аннан да кадерле җан иясе бар иде микән?! Асия ул чакта, салган чит канны үзләштерә алмадымы, бик озак тернәкләнә алмады. Шуннан соң Самат: "Башка бала кирәкми, шушылары җиткән, бала дип, хатынсыз ятим каласыбыз юк, и баста!" – диде. Арысланны яз башында авылга кайтарып куйганнар иде. Бала өч кенә айлык иде әле, алар да авылга кайттылар.
(Дәвамы бар.)
Зифа Кадыйрова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев