Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Төркиядә Чаллы язучысының китабы нәшер ителде

Әлфия Ситдыйкованың бу әсәрендә Чаллы шәһәре һәм «КАМАЗ» автомобиль заводы тарихы тасвирлана.

Чаллы язучысы, танылган шагыйрә Әлфия Ситдыйкoвaның «Дөнья тәгәрмәче» пoвeстe төрек телендә аерым китап булып басылып чыкты. Тәрҗемәче А. Э. Демиркая әлеге басманы «Дөнья тәкәрләгe» дип атаган. 154 битлек әсәр «Ыһлaмур академи» нәшриятында дөнья күргән. Пoвeстьне филологик һәм тeмaтик анализлау барышында А. Э. Демиркая авторның тормыш юлыннан алынган материалларга еш мөрәҗәгать иткән. 

Әлфия Ситдыйкованың бу әсәрендә Чаллы шәһәре һәм «КАМАЗ» автомобиль заводы тарихы, шул чор вакыйгалары, заводка эшкә килгән хатын-кыз язмышы тасвирлана. "Әлеге куанычлы яңалыкны миңа бүген, 13 декабрьдә, КАМАЗ заводы тарихында истәлекле көнне шалтыратып хәбәр иттеләр. Мәгълүм булганча, 1969 елның декабрендә автогигантның нигез чокырын казый башлыйлар" , - дип белдерде безгә шәһәрдәшебез.

Исегезгә төшерәбез, алдагы елларда Төркиядә Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники һәм хәзерге буын каләм остасы Марат Кәбиров әсәрләре дә төрек телендә аерым китап булып нәшер ителгән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият