Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

Нишләргә икән? (сорау - җавап)

Ун еллар элек әнидә яман шеш тапканнар, дәвалагач, инвалидлык биргәннәр иде. Әни берничә ел гына “соцпакет” алды да, аннан “кирәкми ул миңа, акчасын гына алам” дип аннан, баш тартты.

Без, балалары, әнинең чире кабат килеп чыга күрмәсен дип борчылабыз. Бу коронавирус белән дә куркыныч бит хәзер. Үгетли торгач, әниебез киләсе елга “пакет” алырга ризалашты. Тик моның өчен нишләргә икәнлеген белмибез.
Дания.

 

Укучыбыз соравына, Пенсия фондының Чаллы идарәсе белгечләре җавап бирде.
- Әниегезгә агымдагы елның 1 октябренә кадәр үзе яши торган райондагы Пенсия фонды бүлегенә барып, 2022 елдан социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланырга теләве турында гариза язарга кирәк. Моның өчен клиентлар хезмәтенә алдан язылып кую зарур. Гаризаны шулай ук күпфункцияле үзәктә дә (МФЦ) кабул итәләр. Аны Дәүләт хезмәтләре порталы (www.gosuslugi.ru) аша Россия Пенсия фонды сайтындагы (HYPERLINK “http://www.pfr.gov.ru” www.pfr.gov.ru) шәхси кабинеттан да җибәрергә мөмкин. Шулай ук почта аша да юлларга була, ләкин бу очракта гариза язучының имзасы нотариуста расланган булырга тиеш. Агымдагы елның 1 февраленнән федераль ташламалардан файдаланучылар өчен “соцпакет” бәясе айга 1 мең 211 сум 66 тиен тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатлар сорау җавап