Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 майдан пенсия бирү тәртибенә үзгәреш кертелә

Хәзерге вакытта Татарстанда 1,1 миллионнан артык пенсионер яши.

Федераль закондагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, 1 майдан Татарстанда һәм бөтен ил күләмендә акчалата бирелә торган пенсияне «Россия почтасы» гына китерәчәк. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин шулай дип белдерде.

«Китереп бирү оешмасы сыйфатында «Илтеп бирү хезмәте» акционерлык җәмгыятен сайлаган пенсионерлар почта элемтәсе бүлекләренә күчерелә. Бу пенсия алучыларны чакырмыйча һәм гариза бирмичә генә башкарыла. Пенсионерларның шәхси счетларында китереп бирү оешмасын Россия Социаль фонды белгечләре мөстәкыйль рәвештә үзгәртәчәк», - диде җитәкче.

Хәзерге вакытта Татарстанда 1,1 миллионнан артык пенсионер яши. «Россия почтасы» бүлекләрендә – 234,8 мең, китереп бирү оешмалары аша – 76,2 мең, кредит оешмалары аша 805,9 мең кеше пенсия ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев