Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 мартка кадәр калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, йогышсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул ителә

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 1 мартка кадәр кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, йогышсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул итә. Хисаплылык кайсы калдыкларның кайда нинди күләмдә барлыкка килүен, төзелгән шартнамәләр нигезендә әлеге калдыкларның кайсы махсуслаштырылган оешмаларга тапшырылуын төгәл аңлау өчен кирәк. Бу эш...

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 1 мартка кадәр кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, йогышсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул итә. Хисаплылык кайсы калдыкларның кайда нинди күләмдә барлыкка килүен, төзелгән шартнамәләр нигезендә әлеге калдыкларның кайсы махсуслаштырылган оешмаларга тапшырылуын төгәл аңлау өчен кирәк. Бу эш әйләнә-тирәлеккә калдыкларның тискәре йогынтысын киметүне оештыру, барлыкка килә торган калдыклар күләмен һәм калдыкларны урнаштыру объектларында күмелә торганнарының санын киметү өчен кирәк. Шулай ук әлеге эш калдыкларны законсыз рәвештә урнаштыруны туктатырга булыша.

Министрлыкта үзенең 8 территориаль идарәсе аша Хисаплылыкны кабул итү һәм тикшерү гамәлгә ашырыла, территориаль идарәләрдә Хисаплылык кабул ителә, шул ук вакытта кирәкле белешмәләрне тутырганда методик яктан булышлык күрсәтелә.Яр Чаллыда, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнарында яшәүчеләр Кама буе территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итә ала, түбәндәге адрес буенча: Яр Чаллы ш., Җиңүгә 40 ел ур., 64. Тел. 8(8552) 59-36-39.

Исегезгә төшерик, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен файдалы мәгълүматлар "Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының хисаплылыгы турында" бүлегендә урнаштырылды: http://eco.tatarstan.ru/rus/ob-otchetnosti-subektov-malogo-i-srednego-796517.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев