Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 сентябрьдән мәктәпләрдә яңа фәннәр кертеләчәк

Укучылар беренче ярдәм күрсәтергә дә өйрәнәчәк.

Татарстан мәктәпләрендә 1 сентябрьдән «Хезмәт» һәм «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» дигән яңа фәннәр барлыкка киләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Яңа уку елыннан «Хезмәт» фәне барлыкка киләчәк, хәзер ул «Технология». Бераз яңача юнәлеш булачак», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Урта мәктәп һәм югары сыйныф укучылары өчен «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәне мәҗбүри булачак. Аңа беренче ярдәм күрсәтү, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм сәламәт яшәү рәвеше нигезләре белән тормыш иминлеге нигезләре фәне программасы керәчәк. Шулай ук киңәйтелгән башлангыч хәрби әзерлек программасы да керә.

2023/2024 уку елында яңа фәннәр кертелмәде. Әмма «Математика» фәненә, элек булган «Алгебра» һәм «Геометрия»гә өстәп, «Ихтималлык һәм статистика» дигән яңа курс кертелде.

Моннан тыш, 2023 елның сентябреннән мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү минимумы программасы гамәлгә ашырыла башлады. Ул 6-11 сыйныф укучылары өчен кертелә. Һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәр пәнҗешәмбе «Россия – минем горизонтларым» дәрестән тыш эшчәнлек курсы кысаларында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев