Чаллыда ир-ат 10нчы каттан егылып төшеп вафат булган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ир-ат 10нчы каттан егылып төшеп вафат булган

Ир-атның шәхесе әлегә билгеле түгел.

Бүген иртәнге сәгать өчтә Чаллының Вахитов проспектындагы бер йортта фаҗига була. Ир-ат 10нчы каттан кибетнең козырегына егылып төшкән. Ашыгыч ярдәм хезмәте бригадасы килгәнче вафат булган.

Ир-атка 40 яшьләр тирәсе. Аның документлары да, кесәләрендә язуы да булмаган. Шәһәр моргына аны билгесез кеше итеп китергәннәр. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


югалту иминлек сак фаҗига үлем-китем

Нет комментариев