Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

11 яшьлек чаллылы әнисенең банк картасыннан 120 мең сум акчасын урлаган

Акча алыну турындагы смс-хәбәрләрне малай бетереп барган.

Чаллыда яшәүче 48 яшьлек хатынның банк счетыннан 120 мең сум акча юкка чыккан. Ул бу хакта кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә хәбәр иткән.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре акчаларны компьютер уеннарына түләү өчен күчерүләрен ачыклаган. Тиздән алар әлеге акчаларны кем алуын да белгән. Карак зыян күрүченең 11 яшьлек улы булып чыга.

Мәктәп укучысы браузерда сакланган банк картасының түләү мәгълүматлары белән куллана. Әлеге мәгълүматны аның әнисе үзе интернет-сатып алу вакытында керткән була. Акча алыну турындагы смс-хәбәрләрне малай бетереп барган.

фото: https://www.gazeta.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев