Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

115нче «Йолдызчыклар» балалар бакчасы мөдире Рима Кузнецова: «Әниемә баш иеп рәхмәт әйтәм!»

8 Мартта иң беренчеләрдән булып иң якын, иң кадерле кешеләребез бәйрәм белән котлыйбыз.

– Әнием Лима Фатыйх кызы Хәсәнова Башкортостанның Туймазы районы балалар бакчасында гомер буе тәрбияче булып эшләде. Мин үзем башта медицина буенча китмәкче идем, тик имтиханнарны бирә алмадым һәм кире авылга кайтып киттем. Әнием шул вакытта миңа теләктәшлек белдерде һәм балалар бакчасына барып карарга киңәш итте. Мин бакчаны да, балаларны да бик яраттым. Әнием ихтирамлы һәм игътибарлы булырга, балаларны үз балаларыңдай яратырга, хәлләренә керә белергә өйрәтте. Барысы өчен дә аңа рәхмәтлемен! 

Авылда бер еллап эшләгәннән соң, мин Уфаның педагогия колледжына укырга кердем. Ике ел биредә укыганнан соң, Уфадагы балалар бакчасына эшкә урнаштым. Соңыннан Чаллыга – яңа төзелеп килә торган яңа шәһәргә килергә карар кылдым. Абый да бик чакырды. 50нче балалар бакчасына тәрбияче булып урнаштым һәм Алабуганың педагогик университетына укырга кердем. Кияүгә чыктым, ике балабыз бар, алга китеп әйтәм – хәзер оныклар сөям инде.

Педагогик стажым турында дәвам итеп әйтәм, мин 68нче балалар бакчасында өлкән тәрбияче, аннары 75нче бакчада мөдир булып эшләдем. Хәзер исә 115нче балалр бакчасын җитәклим.   

Шуңа сөенәм, әле дә ярый тәрбияче юлын сайлаганмын дим. Безнең педагогик династия бит ул! Әни дә бик шатланды, ул да мине гел мактап һәм үсендереп торды. Минем югары үрләр яулавыма һичшиксез ышанды. Аның төпле киңәшләре, ягымлы итеп эндәшүе әле дә колагымда яңгырап тора шикелле. Бу язуларым якын кешемнең рухына дога булып ирешсен иде, – дип сөйли 115нче «Йолдызчыклар» балалар бакчасы мөдире Рима Кузнецова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев