12-17 яшьлек балалар өчен коронавируска каршы «Спутник М» вакцинасы теркәлгән. Кайчан ясый башлыйлар?
Яңалыклар тасмасы

12-17 яшьлек балалар өчен коронавируска каршы «Спутник М» вакцинасы теркәлгән. Кайчан ясый башлыйлар?

Чаллы ата-аналарына балаларына прививка ясату турында ризалык бирүне сорап, махсус белешмәләр тарата башладылар. Анда ата-аналар үзләренең риза булу-булмауларын белдерергә тиеш. Россиядә 12-17 яшьлек балалар өчен коронавируска каршы «Спутник М» вакцинасы теркәлгән. Прививка ясаткан баланы сәүдә үзәгенә әти-әниләреннән башка гына да кертерләр, мөгаен, ә хәзер бу тыела.

Моңарчы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов: «Вакцина кайту белән хәзерге вакытта гамәлдә булган вакцинопрофилактика системасы балаларны да колачлаячак. Бу балалар поликлиникалары, мәктәпләрдәге вакцинация пунктлары булыр, мөгаен», - дип белдергән иде.
Табиб баштагы чорда сәүдә үзәкләре һәм мәдәният сарайларындагы мобиль пунктларда балаларга прививка ясамаячакларын әйтте.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек

Нет комментариев