Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

15 октябрьдә шимбә өмәсе

1 октябрьдә Чаллыда шәһәрне җыештыру һәм чистарту буенча көзге санитар-экологик айлык башлана.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев фикеренчә, Чаллының торышына битараф булмаган һәр кеше, укучылардан тыш, өмәдә катнашырга тиеш. «Бу эшне көннең беренче яртысында эшләргә кирәк. Эш кораллары, капчыклар, чүп чыгару өчен транспортны әзерлибез», – диде ул. 
План буенча 5400 гектар мәйдан яфрактан һәм чүп-чардан арындырылачак. 8,5 мең агач һәм 10 мең куак тәртипкә китереләчәк, 23 меңнән артык агач һәм куак утыртылачак. 

15 октябрьдә шимбә өмәсе уза. Бу көнне каты көнкүреш калдыклары барлык оешмалардан бушлай кабул ителә. «Һава торышы оешмалар, торак йортлар яннарын тәртипкә китерү өчен кулай. Агач утыртырга, чүп җыярга да уңайлы вакыт. Башкарма комитет бу эштә дә үрнәк күрсәтергә тиеш», – диде мэр.

Казан проспекты, 215 йортында урнашкан «Центр шин» кибетендә шиннар бушлай кабул ителә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев