16 яшьлек үсмер мотоциклга утырып хастаханәгә эләкте
Яңалыклар тасмасы

16 яшьлек үсмер мотоциклга утырып хастаханәгә эләкте

Аның транспортта йөрү стажы да булмый.

16 яшьлек үсмер мотоциклга утырып БСМПга эләкте. Тукай районының Новый поселогында кичке 9да мотоциклда җилдереп кайтырга була. Тизлеге зур булу сәбәпле, идарә итүне югалта. Башта «Гигант» хуҗалыгының металл шлагбаумына бәрелә, аннары юл кырыена чыгып оча. Мотоцикл теркәлмәгән, үсмернең йөртү стажы да булмый. Һәлакәттә егет шактый җитди имгәнүләр ала: баш миенә зыян килә, борын сөякләре, уң як иңбашы сына.

Фото ТР Дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлегеннән


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев