16 октябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

16 октябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

16 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы саклана.

Төнлә урыны белән яңгыр явачак, көндез явы-төшемнәрсез. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә 0..+5˚, көндез +7..+12˚ градус.  

16 октябрьдә Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез явым-төшемсез. 

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә.

Төнлә минималь һава температурасы 0..+ 3˚, көндез максималь һава температурасы +7..+11˚.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев