18 июньдә Чаллыда хәрәкәт чикләнәчәк
Яңалыклар тасмасы

18 июньдә Чаллыда хәрәкәт чикләнәчәк

Чаллыда Сабантуй үткәрү сәбәпле, 18 июньдә 7:00дән 23:30га кадәр түбәндәге маршрутлар буенча транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чик кертеләчәк.

Чулман проспекты буенча Рәис Беляев проспектыннан Вахитов проспектына кадәр ике юнәлештә дә; Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәр; Раскольников урамы буенча Рәис Беляев проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев