Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

19 елдан Русиядә нефть бетәчәк, ди...

Сөгуд Гарәбстаны принцы Мөхәммәт бән Сәлмән әл-Сәүднең фаразы шундый.

Русия нефть базарыннан китәчәк. Ләкин аннан алда нефть чыгару Кытайда кискен кимиячәк. Ул биш елдан соң нефтьсез калачак. Ә нефтькә ихтыяҗ 2030 елга кадәр үсәчәк, ди принц. Шуңа да Сөгуд Гарәбстаны моннан соң да нефть сатуны арттырачак. Хәер, Дәүләт думасының Энергетика буенча комитеты рәисе урынбасары Игорь Ананских әл-Сәүд фикере белән килешми. “Бу - принцның татлы төше. Русиягә нефть базарыннан китү өчен сәбәпләр юк. Запаслар актив үсешкә акча салырга мөмкинлек бирә”, дигән ул. Әйткәндәй, кайбер белгечләр, Русиядә нефть запасы ким дигәндә 33 елга җитәрлек, дип исәпли.

Ә аннары? Ә аннары... аңа кадәр яшисе бар әле...

 

https://kiziltan.ru/ekonomika/14665-19-eldan-rusiyad-neft-betchk-di.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев