Автомобиль юллары предпритяиесе хезмәткәрләре ике сменалы эшкә әзер
Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә «Автомобиль юллары» предприятиесенең кышкы режимга әзерлеге белән кызыксынды.
«Киләсе атнада суыта. Бозлавык көтәбез. Һава торышы фаразларын күзәтегез. Автомобиль һәм җәяүлеләр юлларын махсус катнашма белән эшкәртергә кирәк булачак. Сезнең техниканы әзерләргә, белгечләрне җәлеп итәргә вакытыгыз җитәрлек булды. Кышкы режимда эшләргә күчәбез. Тиздән кар явачак, – диде ул.
Предприятие җитәкчесе Илья Чекашин техника һәм хезмәткәрләрнең ике сменда эшләргә әзер, техника һәм бозлавыкка каршы махсус матдәләрнең җитәрлек күләмдә булуын әйтте.
Нет комментариев