Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

20 яшьлек кызны үтереп ташлаганнар

Аның бите яраланган, карарлык булмаган.

Бөгелмәдә әрәмәлектә бер кызның мәетен тапканнар. 20 яшьлек кыз аутизм белән чирли торган булган.

Әнисе әйтүенчә, беркөнне ул өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Әнисе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Үзләре дә эзләгән. 
Соңрак кызның мәете табылган. Аның бите яраланган, карарлык булмаган. 

Әнисенең сүзләренә караганда югалган көнне кыз 7 кешелек компаниядә вакытын уздырган. Аңа наркотик матдәләр биргәннәр, кыйнаганнар һәм көчләгәннәр. Барсын да камерага төшергәннәр. Кыз суламый башлагач, әрәмәлеккә илтеп ташлаганнар. 

Кызны шушы көннәрдә якыннары соңгы юлга озаткан. 

Хокук саклау органнары тикшерү эшен башлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек сак фаҗига үлем-китем