20 яшьлек кызны көчләгәннәр
Яңалыклар тасмасы

20 яшьлек кызны көчләгәннәр

Гаеплеләр - чит ил гражданнары

Җинаять узган атнада Казанда булган. KazanFirst басмасы хәбәр итүенчә, 26 һәм 22 яшьлек ике чит ил кешесе 20 яшьлек кыз белән спиртлы эчемлекләр кулланган. Бер мизгелдә егетләр иркәләнергә тели, әмма кыз аларга баш тарта. Егетләр кызның мәхәббәтен көч белән алырга уйлый.

Ир-атларны тоткарлыйлар, җинаять эше кузгатылган.  26 яшьлек ир-ат элегрәк Казан югары уку йортларының берсендә укыган, ләкин 2025 елның гыйнварында чыгарылган. Аның дусты - эшсез, Татарстанга турист буларак килгән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев