Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

20 мең сум акчаң булса 2017 елда корбан чалу мәслихәт

Казанның Галиев мәчетендә Казыйлар шурасының чираттагы җыелышы булды. Аны Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Көнүзәк мәсьәләләр арасында якынлашып килүче Корбан гаетенә кагылышлылары иде. Аерым алганда, Татарстан казыйлары нисаб күләмен билгеләде. Быел нисаб күләме көмеш белән 20 мең сум тәшкил итә. Әгәр Корбан гаете көнне...

Казанның Галиев мәчетендә Казыйлар шурасының чираттагы җыелышы булды. Аны Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Көнүзәк мәсьәләләр арасында якынлашып килүче Корбан гаетенә кагылышлылары иде.

Аерым алганда, Татарстан казыйлары нисаб күләмен билгеләде. Быел нисаб күләме көмеш белән 20 мең сум тәшкил итә. Әгәр Корбан гаете көнне кешенең 20 мең сум акчасы бар икән, ул корбан чалырга тиеш була. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итә. Корбан чалу кояш баеганчы тәмамланырга тиеш.

Җыелыш барышында казыйлар халыктан килеп ирешкән һәм корбанга, гаилә мәсьәләләренә кагылышлы сорауларын карады, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев