Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2020 елда Казанда коронавирус аркасында аерылышучылар саны кимегән

2020 елда аерылышу турында 4 меңгә якын акт теркәлгән, бу 2019 елга караганда 18% ка кимрәк.

2020 елда Казанда коронавирус буенча чикләүләр аркасында аерылушылар саны 18% ка кимигән. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында ГХАТ идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина сөйләде.

"Узган елда аерылышу турында 3,9 мең акт теркәлгән, бу 2019 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 18% ка кимрәк", — диде Миңнуллина.


Шул ук вакытта узган ел нәтиҗәләре буенча 8,3 мең никах теркәлгән. Узган елдагы кебек үк, 25 яшьтән 34 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар үзләренең мөнәсәбәтләрен ЗАГСта ешрак теркәделәр.

"Соңгы 11 елда Идел буе федераль округының миллионлы шәһәрләрендә никах һәм аерылышулар санын чагыштырып, Казан никах статистикасының иң яхшы күрсәткечләреннән берсен саклап кала",-дип билгеләп үтте спикер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев