Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2021 елда Казан үзәгендәге веломаршрутны Горький паркына кадәр озынайтачаклар

Татарстан башкаласында велосипед маршрутларының гомуми озынлыгы 75 чакрым тәшкил итәчәк

Киләсе елда Казан үзәгендәге веломаршрутны Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркына кадәр озынайту күздә тотыла. Татарстан башкаласы баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
«Зур Кызыл урамы буйлап велополоса формалаштыру велосипед инфраструктурасын үстерү проектының дәвамы булды. Анда велоэлемтәне тагын да төгәлрәк масштабта Горький паркыннан Ирек мәйданындагы гамәлдәге боҗралы веломаршрутка кадәр оештыру мөмкинлеге каралды», - диде Кадыйров.
Аның сүзләренчә, финанслау белән тоткарлыклар булмаган очракта әлеге проектны киләсе елда ук гамәлгә ашыру мөмкинлеге туачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев