Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2024 елга йолдызнамә

2024 ел – Аҗдаһа елы, ягъни үзгәрешләр символы. Әлбәттә, һәр кеше өчен ул үзенчә узачак. Кемдер шатлыклы хәбәр ишетер, кемгәдер сөйгәне белән бәхет елмаер, ә кемнеңдер исә финанс ягы яхшырыр.

Кучкар. Яңа эшкә урнашу өчен кулай вакыт. Эш ачу мәсьәләсенә килгәндә, бары тик үз акчагызга гына нәрсәнедер хәл итә алачаксыз. Ел азагына матди хәлегез яхшырачак. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булу кирәк. 

Үгезбозау. Кайбер мәсьәләләрдә бер фикергә килә алмау якыннарыгыз белән үзара мөнәсәбәтләрне бозарга мөмкин. Күп сәфәрләр планлаштырмагыз: алардан тәмам туячаксыз. Җәй көне энергиягез ташып торачак. Гомумән алганда, ел уңышлы киләчәк.

Игезәкләр. Элеккеге мөнәсәбәтләрегез өзелергә мөмкин. Һөнәрегезне алыштыруыгыз бар. Әмма бизнеска кереп китәргә ашыкмагыз. Моның өчен зур әзерлек кирәк. Хыялларыгызны кәгазьгә теркәп куйсагыз, аларны тормышка ашыру ихтималы зурая.

Кысла. Тормышка карашыгыз үзгәрер. Зарарлы гадәтләрдән баш тарту омтылышы, тәртипле тормыш рәвеше сәламәтлегегезне ныгытачак. Август аенда сак булыгыз: нәрсәнедер үзләштерү генә түгел, хәтта урлау белән кызыксынып, харап булырга мөмкинсез. 

Арыслан. Юристлар, укытучы, журналист, хәрбиләрне, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләрен зур уңышлар көтә. Дәрәҗәле, бай кешеләр белән элемтәләрне җайга салачаксыз. Июнь аенда көтелмәгән хәлләрдән сак булыгыз. Июльдә исә матди байлык явачак. Көзен гаиләгезне мәхәббәт җимеше белән тулыландыру көтелә. 

Кыз. Урынсызга шикләнү, юк-барга ачу кабару ише сыйфатларыгыз көчәячәк. Эшлекле сәфәрләр романтик мавыгулар белән төгәлләнергә мөмкин. Хатын-кызларга спорт залларында, матурлык салоннарында ешрак булу зыян итмәячәк. Финанс өлкәсендә әйбәт кенә уңышлар көтелә. Октябрь аенда сәяхәткә чыгу комачау итмәс. 

Үлчәү. Аждаһа елы бигрәк тә дизайнерларга, модельер, рәссамнарга уңай киләчәк. Күчемсез милек, машина сатып алганда иминиятләштерү турында онытмагыз. Сезгә бу елны эш урынын алыштыру киңәш ителми. Килеп чыккан авырулар җентекләп дәвалануны таләп итәчәк. Көз, һичшиксез, уңыш алып киләчәк. 

Чаян. Романтик мөнәсәбәтләр бик тиз үсеш алачак, әмма очраклы элемтәләр җитди проблемалар китереп чыгарыр. Якын һәм ерак чит илләргә сәяхәтләрдә тоткарлыклар, чикләүләр килеп чыгарга мөмкин. Аларга алдан ук әзер булып торыгыз. Гомумән алганда, тынгысыз булса да, уңышлы ел. 

Укчы. Хыялыйга әйләнүдән сакланыгыз. Бизнес оештыру өчен кулай чор. Январь аенда ук керемнәрегезнең артуга таба баруы сизеләчәк. Апрель аенда зуррак вазифага күтәрелү ихтималы бар. Ялгызлар үз парын табар. Тулаем алганда, тыныч ел көтелә.

Кәҗәмөгез. Бигрәк тә уңышлы ел булачак. Көтмәгәндә кайдадыр сәяхәт итәргә чыгып китүегез ихтимал, кыйммәтле бүләк тә бирүләре бар. Алдан әзерләнмичә, көтелмәгән сәфәрләргә чыгып китүдән сак булу әйбәт. Елның икенче яртысында керемнәрегез нык артачак. 

Сукояр. Яңа эшкә яки югарырак вазифага күчүегез бар. Төзүче-Сукоярлар бигрәк тә кыйммәтле белгечләргә әйләнәчәк. Сентябрь аенда кирәкмәгән чыгымнардан сак булу зыян итмәячәк. Романтик очрашуларны кышка калдыру әйбәтрәк булыр.

Балыклар. Бөтен көчегезне куеп, көтелмәгән хәлләргә әзер булып эшләргә туры киләчәк. Эш шартларын яхшыртасыгыз килсә, иң әйбәте – февраль ае. Уңышны кулдан ычкындырмагыз. Март аенда керемнәрегез үсәчәк. Ә менә карьера үсеше көтелми.  

Фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев