2025 елда уртача пенсия күләме күпме булачак?
Яңалыклар тасмасы

2025 елда уртача пенсия күләме күпме булачак?

Бу хакта Дәүләт Думасының пленар утырышында Финанс министры Антон Силуанов белдерде.

Министр искәрткәнчә, 1 гыйнвардан пенсияләр инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк.

"Арту күләме-быел булачак инфляция дәрәҗәсе. Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме киләсе елда якынча 24 мең сум тәшкил итәчәк", - диде ул.

Моннан тыш, Силуанов ассызыклаганча, 1 гыйнварда пенсия түләүләре эшләмәүчеләргә дә, эшләүче пенсионерларга да индексацияләнәчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев