Яңалыклар тасмасы

21 сентябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

21 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз яңгыр.

Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә 0..+5˚, урыны белән туфракка -2˚ градуска кадәр кырау төшәчәк. Көндез +8..+13˚ градус. 

Яр Чаллыда исә аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр тизлектә.

Төнлә минималь һава температурасы 0..+2˚, урыны белән -2˚ка кадәр кырау. Көндез һаваның максималь температурасы +8..+11˚.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев