Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән!

Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булып тора.

Хөрмәтле ир-егетләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби бәрелешләрдә катнашкан шәһәрдәшләр, Ватан сагында торучы көчле затларыбыз! Сезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар бәйрәме, батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз.

Әлеге бәйрәм ул – көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм алга таба да шулай булачак, чөнки ата-бабаларыбыздан килгән тәрбия нигезендә ватанпәрвәрлек рухы салынган.
Бүгенге көндә хәрби хезмәттә Ватан алдындагы бурычларын үтәүчеләр, илебез сагын тулыландырырга əзерлəнүчелəр туган җиребез иминлеге, якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен мәңге онытмасыннар иде.
 

Хөрмәтле ир-егетләребез, ветераннарыбыз! Сезне тагын бер мәртәбә бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек, ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев