23 февральгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

23 февральгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

23 февральдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Җепшек кар, карлы яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда буран.

Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, көндез 0..+4˚ градус. Юлларда бозлавык. 

Чаллыда исә болытлы һава торышы көтелә. Кар, юеш кар һәм салкын  явым-төшемнәр. Төнлә һәм иртән аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 18 м/с. Төнлә минималь температура -1..-5˚. Көндез һаваның максималь температурасы 0.. 3˚. Юлларда бозлавык, кар боткасы.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев