Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

- 28 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе көнне Татарстан территориясендә явым-төшемсез, болытлы һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә урыны белән бик салкын булыр дип фаразлана. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда хәбәр итә.

Моннан тыш, көньяктан талгын җил, юлларда бозлавык булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары -16..-21 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән -23..-28 градуска кадәр салкынайта. 

Чаллыда исә бүген төннә термометр баганасы -18 градуска кадәр төшәчәк. Иртәгәдән исә салкыннар бераз чигенеп, хәтта төнге вакытларда нибары -5... 7 градус кына салкын булачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы