Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2нче гимназия укучылары икмәк һәм прәннек җитештерү линияләре эше белән танышты - ФОТОЛАР, ВИДЕО

Шәһәребезнең 2нче гимназия укучылары "Чаллы-Икмәге" җәмгыятенең икмәк пешерү цехында экскурсиядә булдылар.

Балалар икмәк, күмәч, прәннек линиясенең эше белән танышты. Алар килгән көнне "Челнинский" икмәген пешерү вакытына туры килде. Лаборатория җитәкчесе Лилия Гарипова җиһазларның Германиядән кайтартылган булуын әйтте. Пекарняларда тиз пешерелә торган икмәктән аермалы буларак, мондый технология нәтиҗәсендә сәламәтлек өчен файдалы ризык җитештерү мөмкин. Әйтик, шәһәребез исемен йөрткән, үзенчәлекле тәм һәм хуш искә ия ипи камыры өчен "дөрес" ачыткы 4 көн өлгерә!

"Балаларның сорау бирүләрен яратам, чөнки безгә килгәч, алар яңа мәгълүмат үзләштерә, барысы да киштәгә тезгән кебек аңлаешлы булырга тиеш. Аларны эшкә дә чакырабыз. Икмәк пешерүнең бик хөрмәтле һөнәр икәнен әйтәбез" - ди ул. Кызлар-малайлар мондый заводка беренче тапкыр килүләрен әйтте, биредә пешкән камыр ризыкларыннан авыз итеп, аларга югары бәя бирде.

Фотода М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе  укучылары "Чаллы- Икмәге" җәмгыятенең сыйфат бүлеге белгече Эльвира Исламова белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев