3 февральгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

3 февральгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

3 февральдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар явачак, көндез җепшек кар. Кайбер районнарда буран. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез 0..-3˚ градус. Юлларда бозлавык, кар көртләре. 

Чаллыда болытлы һава көтелә. Кар, көндез юеш кар явуы көтелә. Урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр тизлектә.

Төнлә минималь һава температурасы -4..-8˚. Көндез һаваның максималь температурасы 0..-3˚. Юлларда кар көртләре, бозлавык. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев