Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

30 августта Чаллы урамнарында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә

Бу хакта Яр Чаллы муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карар чыгарды.

Татарстан Республикасы көненә һәм шәһәр көненә багышланган чаралар үткәрелү уңаеннан, автокаланың кайбер урамнарында транспорт хәрәкте чикләнәчәк. Бу хакта Яр Чаллы муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карары чыкты. Аның нигезендә 30 августта 07:00 дән 23:30 сәгатькә кадәр: 

1) Чулман проспекты буенча ике юнәлештә дә Рәис Беляев проспектыннан Вахитов проспектына кадәр автомобиль юлы участогында;
2) Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәр автомобиль юлы участогында;
3) Раскольников урамы буенча Рәис Беляев проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр автомобиль юлы участогында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә.

Яр Чаллы муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карары белән түбәндә таныша аласыз.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге 
Башкарма комитеты 
карары

№4349
25.08.2022

Татарстан Республикасы көненә һәм    Яр Чаллы шәһәре көненә багышланган чараларны үткәрү көнендә Яр Чаллы шәһәренең җирле әһәмияткә ия гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләүне кертү турында

Татарстан Республикасы көненә һәм Яр Чаллы шәһәре көненә багышланган чаралар үткәрелү уңаеннан, «Россия Федерациясендә автомобиль юллары турында һәм юллар эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2017 елның 8 ноябрендәге 257-ФЗ номерлы Федераль законның 30 статьясы, Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары турында һәм юл эшчәнлеге турында»   2009 елның 3 августындагы 43-ТРЗ номерлы Законының 27 статьясы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Региональ яки муниципальара, җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләүне яки вакытлыча туктатып торуны гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында» 2013 елның 31 маендагы 372 номерлы карары, шәһәр Уставының  41 статьясындагы 9 пунктның 24.1 пунктчасы нигезендә

К А Р А Р   Б И Р Ә М:

1. 2022 елның 30 августында 07:00 дән 23:30 сәгатькә кадәр транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләүне кертергә:
1) Чулман проспекты буенча ике юнәлештә дә Рәис Беляев проспектыннан Вахитов проспектына кадәр автомобиль юлы участогында;
2) Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәр автомобиль юлы участогында;
3) Раскольников урамы буенча Рәис Беляев проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр автомобиль юлы участогында. 
2. Яр Чаллы шәһәре буенча Россия ЭЭМ идарәсенә чара үткәрү чорында гражданнар иминлеген, җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәтен тәэмин итүдә ярдәм күрсәтүне тәкъдим итәргә.  
3. Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсенә: 
1) юл хәрәкәтен вакытлыча чикләүне исәпкә алып, чараны үткәрү көнендә гомуми файдаланудагы транспорт чаралары хәрәкәтен оештырырга;
2) әлеге карарны «Челнинские известия», «Шәһри Чаллы» газеталарында бастырып чыгарырга һәм «Интернет» челтәрендә шәһәрнең рәсми сайтында урнаштырырга;
3) әлеге карарны «Интернет» челтәрендә ведомствоның рәсми сайтында урнаштыру өчен Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына җибәрергә.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары И.С. Зуевка йөкләргә.

Башкарма комитет 
Җитәкче Ф.Ш. Салахов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт