30 ел элек кеше үтергән ир-атны Чаллыдан таптылар
Яңалыклар тасмасы

30 ел элек кеше үтергән ир-атны Чаллыдан таптылар

Ул - шәхси эшмәкәр.

Вакыйга 1994 елда Томск өлкәсенең Северск шәһәрендә була. Ул вакытта яшь егет дустын үпкәләткән ир-атлар белән сөйләшергә гараж боксына килә. Араларында тавыш чыга. Егет кесәсеннән пистолет чыгарып, аларга берничә тапкыр ата һәм урыннан кача. Пистолетны тапмаслык җиргә ташлый. Үзе Томск өлкәсеннән күченеп китә. Ир-атлар мәетенә башка гараж хуҗасы тап була. 

30 ел үткәннән соң гына җинаятьтә шикләнелүче ир-ат эзенә чыктылар. Хокук сакчылары аны өендә кулга алды. Шунысы мәгълүм: ир-ат гаилә корырга өлгергән, үзенең эше дә булган. Аны Томск өлкәсенә җибәрделәр. Ул сак астында. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев