Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

31 октябрьдән 6 ноябрьгә йолдызнамә

Кучкар. Бу атна үзгәрешләргә бай булачак. Сезнең алга барырга һәм яңа офыклар ачарга теләгегез булачак. Шуны истә тотарга кирәк: бу процесс җиңел түгел һәм теләгенә ирешү юлында кыенлыклар туарга мөмкин.

Үгезбозау. Бу атнада әзрәк тын алырга, ашыкмаска киңәш ителә. Сез озак вакыт уйлаган нәрсә турында җитди карар кабул итәргә теләрсез. Төп өстенлекләрегезне контрольдә тотыгыз, бу сезгә тулы тормыш алып барырга ярдәм итәр.

Игезәкләр. Сезнең эшкуарлык рухыгыз һәм көндәшлек хисе барлыкка килер. Сез әкрен үсә барган, ләкин җитди һәм намуслы кеше буларак абруй казана алачаксыз. Үз энергиягезне һәм сәләтләрегезне конкрет эшләрдә кулланыгыз.

Кысла. Бу атна сезгә интеллектуаль тынычлык чоры алып килер. Җитди проблемаларыгызны чишә алырсыз. Бу вакыт сезне үз омтылышларыгыз, проектларыгыз, амбицияләрегез өстендә төгәлрәк эшләргә этәрә һәм тыныч мөнәсәбәтләр вәгъдә итә.

Арыслан. Бу атнада үз сәләтегезгә ышанмыйсыз, вакыйгалар сезне төшенкелеккә илтә кебек. Начар кәефегез бөтен кешедә чагылыш табар. Күңелсез чорны уздырып җибәрү өчен сезгә кыюлык кирәк. Сабыр булыгыз, ярдәмгә килергә әзер кешеләрне кире какмагыз. 

Кыз. Аралашу һәм яңа танышулар өчен уңай вакыт. Гаилә һәм дуслык элемтәләрен ныгыту беренче урынга чыгачак. Кайберәүләр сезнең гаиләгезне бозу турында уйлыйлар. Күңелегезгә якын булмаган кешеләр белән элемтәләрне өзегез.

Үлчәү. Ноябрьнең беренче атнасы актив булуы белән сөендерер. Уңышка ирешү өчен күп эшләргә туры киләчәк. Яңа башлангычлар уңышлы булачак, ләкин күп вакыт һәм көч таләп итәчәк. Интуиция сезгә дөрес юлны сайларга ярдәм итәчәк.

Чаян. Теләсә нинди эштә югары көчләрнең сезгә ярдәм итүен тоярсыз, тормышка стандарт булмаган карашыгыз уңышка ирешүдә ярдәм итәчәк. Бу атнада сәламәтлеккә игътибарлы булырга кирәк. Мәхәббәт өлкәсендә романтик чор көтелә.

Укчы. Бу атнаны яхшы энергия белән башлыйсыз. Тынычлык таба алырсыз. Вак-төяк әйберләргә ябышмагыз, сезнең мөһимрәк эшегез бар. Ялларда кайда да булса чыгып кайтыгыз. Өйдә утырмагыз.

Кәҗәмөгез. Хәзер тиз эшләр һәм вакытны әрәм итмичә карар кабул итәр вакыт. Сез иң беренче чиратта үз-үзегезгә ышанырга тиеш. Эчке тавышыгызны тыңлагыз. Ялларда үзегез генә калып, алга планнар билгеләгез.

Сукояр. Ышанычлы булмаган финанс ягыгыз бераз какшап китәргә мөмкин. Тынычлык саклап калырга тырышыгыз. Бу атна романтик рухта узачак. Сөйгән ярыгызны табуыгыз ихтимал. Ялларда берәр кайда сәяхәт кылыгыз.

Балыклар. Сезне уңышлы атна көтә. Сез профессиональ яки шәхси эшегездә уңышка ирешәсез. Ләкин үз казанышларыгызны артык күрсәтмәгез, сез башкаларны көнләштерә аласыз яки җитәкчеләр белән проблемалар да килеп чыгарга мөмкин.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев