Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

32 чаллылы БДИны 100 баллга тапшырды, икесе – 200 баллга

Чаллы укучылары иң яхшысы рус телен беләләр. Бу фәннән 10 кеше БДИны йөз баллга тапшырды.

Икенче урында – химия, биремнәрне 100 баллга 7 кеше үтәде. Информатика буенча БДИда 5 чаллылы 100 балл алды, 4се – тарих фәне буенча. Рус әдәбияты буенча 3 укучы 100 балл җыйды, һәм 2се – җәмгыять белеме буенча. 
Ике чаллылы үз белемнәрен 200 баллга яклады. Яр Чаллы шәһәренең 57нче гимназиясе чыгарылыш укучысы Софья Петрова тарих һәм җәмгыять белеме буенча БДИны 100 баллга тапшырды. 78нче лицейны тәмамлаган Алексей Грунский математика һәм информатика буенча шундый ук фантастик нәтиҗә күрсәтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф