39/15 йортында яшәүчеләр судта җиңә алырлармы?
Башкарма комитет юристлары 39/15 йортында яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклауны дәвам итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, чаллылылар йорт янында коммерция объекты төзелешенә каршы чыга. Күпфатирлы йортта яшәүчеләр әлеге территориядә сквер төзекләндерергә планлаштырганнар һәм инде бер ел үз хокуклары өчен көрәшәләр.
Хокук идарәсе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов һәм йорт буенча өлкән Елена Федорова 11 апелляция арбитраж судының булачак утырышы турында фикер алыштылар. Башкарма комитет белгечләре күпфатирлы йорт милекчеләренең утырышта катнашуларын үтенәчәк. Билгеләп үтик, элегрәк Башкарма комитет объектны төзүгә рөхсәтне кире каккан иде.
«Шәһәр төзелеше кодексын бозу очрагы бар – участок чигеннән чигенүләр буенча ачык тыңлаулар үткәрелмәгән. Бәлки, шул вакытта халык үз фикерләрен белдерә һәм бу хакта хәбәр итә алыр иде. Тыңлаулар булмаганлыктан, гражданнарның фикере исәпкә алынмаган. Бу турыда сүз алып барачакбыз. Моннан тыш, участок милекчесе җир кишәрлеген коммуналь хезмәтләр өчен арендага алган. Шәхси эшмәкәр әлеге хезмәтләр белән шөгыльләнергә хокуклы түгел, бу эшчәнлек алып бару хокукына бирелгән өземтәдә дә күрсәтелмәгән. Без бу хакта суд утырышында бәяләмәдә билгеләдек, әмма, кызганычка каршы, суд карар кабул иткәндә безнең дәлилләребезне исәпкә алмады. Без риза түгел һәм апелляцияга бирдек», - дип билгеләде Ленар Әхмәтҗанов.
http://nabchelny.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев