Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

4 айлык баласын кыйнап имгәткән анага суд булды

Ул гаебен өлешчә таныды.

Баласын кыйнап имгәткән 26 яшьлек әни кешегә Чаллы судында хөкем карары чыгардылар. Ул 3 ел төзәтү колониясендә утырачак. Суд матубгат хезмәте белдерүенчә, әни кеше гаебен өлешчә таныган. Судьяга баланы имгәтергә теләгем булмады дигән. 

Исегезгә төшерәбез, бөтен республиканы шаулаткан вакыйга узган елның 15 сентябрендә булды. Исерек әни кеше 4 айлык баласының елавына чыдый алмыйча берничә тапкыр башына суккан. Баланы авыр хәлдә республика балалар клиник хастаханәсенә озаттылар. Ул озак вакыт нейрохирурглар, реаниматологлар күзтчелеге астында булды. Әни кешене сак астына алдылар. (Тулырак монда)  

ТР Тикшерү комитеты фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев