Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүчеләр «фанфурик» сатучылардан зарлана

Мэр Наил Мәһдиев проблеманы хәл итү юлын әйтте.

Чаллы халкы алкогольле эчемлекләр һәм «фанфурик» сатучылардан зарлана. Узган ел Чаллы алкоголь инспекциясенә 43 кеше мөрәҗәгать иткән, «Халык контроле» дәүләт порталыннан да 41 шәһәрдәш хат юллаган. 

«Җәмәгать туклауны хезмәте күрсәтәбез дип, кайбер оешмалар гамәлдәге кануннарны бозып, тәүлек буе алкогольле эчемлекләр саталар. Торак йортларда урнашкан сәүдә нокталарында да шундый хәлләр күзәтелә», – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина.  

Мэр Наил Мәһдиев сәүдә нокталары җитәкчеләрен гамәлдәге кануннар буенча эшләргә чакырды.

“Без халыктан кергән шикаятьләрне истә тотып, депутатлар аша ТР Дәүләт Советына тәкъдимнәребезне җиткерергә тиеш. Шәһәр җитәкчеләренең бу юнәлештә максатчан эшләве нәтиҗәсез калмый: 2020 елда Чаллыдан сайланган ТР Дәүләт депутатлары тәкъдиме белән торак йортларда «фанфуриклар» сатучыларның эшчәнлеге тәртипкә китерелде. 2023 елда 7 җәмәгать туклануы предприятиесе ябылды”, - диде мэр.

Лицензия алган сәүдә объектлары узган елда 857 мең литр алкоголь продукция саткан. 2023 елда составында спирт булган 440 литр эчемлек законсыз әйләнештән алынган.

2024 елның беренче январь мәгълүматларына караганда Чаллыда 151 оешма 734 сәүдә ноктасында спиртлы эчемлекләр сату белән шөгыльләнә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алькогольле эчемлекләр безалкогольная инспекция